Авыл җирлекләре һәм хезмәт коллективлары арасында мини-футбол буенча беренче лига район чемпионаты төгәлләнде. Кибәче егетләре командасы 3 чне урынны яулады. Егетләребезне җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар теләп калабыз.- Олы Кибәче авыл җирлеге.
Олы Кибәче авылында арендага торак төзү тәмамаланып килә, бары тик йортны җиһазландыру эшләре генә калды. Төзелешне "ПМК-159" җәмгыяте башкара.- Олы Кибәче авыл җирлеге
Олы Кибәче урта мәктәбендә спортзалны клуб итеп үзгәртеп кору төгәлләнеп килә. Ремонт эшләрен "Инвестхолдингстрой" ҖЧҖ алып бара.- Олы Кибәче авыл җирлеге.
13 гыйнвар көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә искечә Яңа елны бәйрәм иттеләр. Мәдәният хезмәткәрләре урамдагы чыршы янында төрле кызыклы уеннар оештырдылар, әйлән-бәйлән уйнадылар.- Олы Кибәче авыл җирлеге.