ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Олы Кибәче авыл җирлегендә язгы су басуга каршы чаралар эшләнде, суүткәргеч торбалар кардан, боздан чистартылды, канаулар казылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

29
март, 2021 ел
дүшәмбе

27 мартта Кече Кибәче авылында Нәүрүз бәйрәме булып узды. Бәйрәмдә катнашучылар пылау ашадылар, коймак белән чәй эчтеләр. Шулай ук төрле күңелле уеннар оештырылды. Мәдәният хезмәткәрләре концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

26
март, 2021 ел
җомга

26 март көнне Төбәк авылында Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бәйрәм чарасы төрле уеннар һәм концерт номерлары белән үрелеп барды, коймак һәм пылау белән сыйландылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

22
март, 2021 ел
дүшәмбе

20 нче март көнне Олы Кибәче авылында Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелде. Бәйрәмдә төрле милли һәм спорт уеннары уйналды, җырлар, биюләр булды, бәйрәмгә килгән халык мичтә пешкән коймак һәм үзбәк пылауы белән сыйланды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

16
март, 2021 ел
сишәмбе

13 март көнне Олы Кибәче урта мәктәбендә "Болгар" радиосының яңалыклар хезмәте мөхәррире, "Хәтер китабы", "Эчәр суым синдә, Кибәчем!" китаплары авторы, Татарстан журналистларының "Бәллүр каләм" бүләге иясе, филология фәннәре кандидаты, авылдашыбыз Люция Шәрәфиева белән "Бер очрашу-бер гомер" дип исемләнгән очрашу кичәсе узды. Кунагыбыз үзенең балачагы, студент еллары, иҗаты турында сөйләде. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды. Очрашу эчтәлекле һәм истә калырлык булды. 

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

9
март, 2021 ел
сишәмбе

Олы Кибәче авыл клубында Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, "Ягез әле, кызлар!" бәйгесе уздырылды. Хатын-кызлар интеллектуаль, спорт һәм иҗади биремнәр үтәп көч сынаштылар. Чара бик күңелле үтте.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Төбәк авыл клубында Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап "Вәт ичмаса киленнәр!" бәйгесе уздырылды. Чарада Төбәк авылының 4 килене катнашты. Алар төрле конкурсларда көч сынаштылар. 

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

6
март, 2021 ел
шимбә

5 март көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, авыл җирлеге кубогына, хатын-кыз командалары арасында волейбол ярышы булды. Ярышта барлыгы 5 команда катнашты. Кубокка Кече Кибәче кызлары командасы ия булды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

5
март, 2021 ел
җомга

"Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел" дигән социаль-гуманитар проект кысаларында уздырылучы чаралар һәм ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатларыннан торучы "Мәрхәмәт-Милосердие" берләшмәсенең беркетмәсен үтәү максатыннан, Олы Кибәче авыл җирлегендә хатын-кыз тыл ветераннары 8 март бәйрәме белән тәбрикләнде. Бүләк пакетларга иганәче "Саба" ҖЧҖ Кибәче бригадасы булды. Бүләкләрне авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин өләште.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

2
март, 2021 ел
сишәмбе

80/20 программасы буенча төзелүче йортта эчке төзү һәм матурлау эшләре бара. 

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International