"Восточный" ҖЧҖ нә юл салу бара. Эшне ПМК Мелиорация оешмасы башкара.
Кече Кибәче авылында 17 данә урам уты алыштырылды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә шәхси хуҗалыклар үз территорияләре тирәләрендә чүп үләннәрен чаптылар.
Кече Кибәче авылында электр баганалары алыштырылды.
Олы Кибәче авыл клубы каршында, клуб мөдире Хөснетдинов Алмаз җитәкчелендә эшләп килүче "Сәрвиназ" фольклор ансамбле Мамадыш районы Югары Кыерлы авылы Сабантуенда чыгыш ясап кайтты.
Галиәхмәтов И.Ф.үз күмәк фермер хуҗалыгында икмәк чистарту һәм калибрлау җайланмасы төзеде.
Корбан бәйрәме алдыннан Олы Кибәче авыл җирлеге зиратларында өмәләр оештырылды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә, җәйге чорга эшкә урнашкан балалар чүп үләннәрен чабалар.
"ТАТМИТ Агро" җәмгыятенә ПМК Мелиорация оешмасы юл сала.
22 июнь көнне Олы Кибәче авыл җирлеге янындагы һәйкәл-обелисклар янында Россиякүләм "Хәтер шәме" акциясе булып узды. Акциядә катнашучы бюджет оешмалары эшчеләре һәм укучылар хәтер шәме яндырдылар, һәйкәлләргә чәчәкләр, веноклар куйдылар, һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.