ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2 февраль көнне Сталинград сугышында җиңү көне билгеләп үтелә. Быел бу вакыйгага 80 ел. Шул уңайдан Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин, Олы Кибәче урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Ә.Ә. Нигмәтҗанова һәм мәктәпнең яшь армиячеләре, Төбәк авылында яшәүче, Саба районының исән калган бердән-бер сугыш ветераны, Сталинград сугышында катнашкан Әлмиев Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улы янында очрашуда булдылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

1
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

31 январь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә гражданнарның еллык хисап җыелышы булды. 2022 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча җирлектәге учреждение җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыгы һәм районның башка тармак җитәкчеләре чыгыш ясады.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

31
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Кече Кибәче клубында эчке һәм тышкы якта кечкенә ремонт эшләре башкарылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

23
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Олы Кибәче урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары "Нарат" боз сараена тимераякта ирекле шууга бардылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Кече Кибәче авыл клубының түбәсен ремонтлау башланды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

16
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Төбәк авыл клубында искечә Яңа елны бәйрәм иттеләр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче авыл җирлегендә мобилизованныйлар өчен 10 мич әзерләнде һәм Украинага озатылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Шушы көннәрдә Олы Кибәче авылында яшәүче Сабирова Гөлзифа Гаделша кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район җитәкчеләре исеменнән җирлек башлыгы А.К.Сафин һәм ҖЧ "Саба" җәмгыятенең Сатыш филиалы җитәкчесе Р.Р. Шәймәрдәнов котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

30
декабрь, 2022 ел
җомга

29 декабрь көнне Олы Кибәче урта мәктәбендә югары сыйныф укучылары өчен Чыршы бәйрәме булды. Укучылар тамашачыларны төрле кызыклы номерлар белән күңел ачтырдылар. Бөтенроссия һәм республикакүләм олимпиадаларының район турында җиңүчеләрне, аларның әти-әниләрен һәм укытучыларын котладылар, грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды, акчалата премияләр бирелде. Ә акчалата премияләр спонсоры безнең авылдашыбыз Шәфиков Рифкат Зиятдин улы булды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

26
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Олы Кибәче балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме булды. Балаларны бәйрәм белән котларга клоуннар һәм төрле җәнлекләр килгән иде, ә Кыш бабай белән Кар кызы тәмле күчтәнәчләр өләште.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International