Олы Кибәче урта мәктәбендә "Педагог һәм остаз елы" уңаеннан студентлар-булачак укытучылар белән очрашу кичәсе булды.
Кече Кибәче авыл клубында "Алтын таяк" дип исемләнгән бильярд ярышы булды. Ярышта Кече Кибәче, Төбәк, Иске Икшермә, Югары Шытсу һәм Сатыш авылларыннан 5 команда катнашты. Югары Шытсу һәм Сатыш авылы командалары җиңүче булды.
Кече Кибәче авылында Нәүрүз бәйрәме уздырылды.
Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары Теләче районы Шәдке урта мәктәбендә уздырылган "Экология безнең тирә-юньдә" дип аталган фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. Катнашучылар барысы да призлы урыннар яуладылар һәм дипломнарга ия булдылыр.
Төбәк авылында "Саба күптармаклы җитешетерү предприятиесе" эшчеләре су торбасын төзекләндерделәр.
Бүген Төбәк авылында Нәүрүз бәйрәме уздырылды.
Төбәк авылында яшәүче Шакирова Хәлимә Хәйретдин кызына 95 яшь тулды. Юбилярны шушы матур бәйрәме белән котларга туганнары, балалары, оныклары, район һәм җирлек җитәкчеләре килде.
Олы Кибәчедә Нәүрүз бәйрәме булып узды. Килгән халык төрле күңелле уеннар уйнады, тәмле коймак һәм пылау белән сыйланды.
Олы Кибәче авыл клубында Саба мәдәният йорты хезмәткәрләре "Җырлыйк әле!" шоу-программасы белән чыгыш ясадылар.
Икшермә кадет мәктәбе коллективы Олы Кибәче авыл клубында концерт куйды. Концерт Педагог һәм остаз елына багышлап оештырылган иде һәм бик эчтәлекле булды. Икшермә кадет мәктәбе коллективына алдагы эшләрендә дә, иҗатта да уңышлар телибез!