ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Ватанны саклаучылар көнендә авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин, Олы Кибәче урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Р.Р.Мөбәрәкҗанов һәм "Беренчеләр хәрәкәте" әгъзалары җирлектәге Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган һәйкәл-обелискларны кардан чистарттылар. Батырлар хөрмәтенә һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар, яу кырында ятып калганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче урта мәктәбенең яшь армиячеләре һәм авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин махсус хәрби операциядәге егетләрнең әтиләрен Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Аларга үзләренең ихлас иң изге теләкләрен җиткерде һәм күчтәнәчләр тапшырды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

24 февральдә Олы Кибәче авыл җирлеге күчмә кубогына волейбол ярышы узды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
     I   урын  -  Мәктәп;
    II   урын  -  Кече Кибәче 1
    III  урын  -  Олы Кибәче
    IV  урын -  Кече Кибәче 2 
     V  урынны Студентлар командасы яулады.
     Өлкән судья - Яруллин И.Х.
   Егетлэр оешкан төстә, бердәм , матур уен күрсәттеләр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче авылында "Фәнил"мәчете ачылуга 15 ел тулуга багышлап, ислам динен үстерүгә зур көч куйган авылдашыбыз Рафаэль Хабибрахман улы Шәрәфиев истәлегенә, аның йөзендә авылыбызда һәм Кече Кибәче, Төбәк авылларында мулла булып торган бабайларыбызның якты рухына багышлап, укучы балалар арасында "Азан әйтү" бәйгесе узды. Әлеге бәйгене үзебезнең авыл кызы "Болгар радиосы" журналисты Люция Шарафиева үткәрде.

Бәйге ике төркемдә үткәрелде: 

6-10 яшьлекләр арасында:

Ягудин Сөләйман -1 урын,

Хөснетдинов Райназ -2 нче урын.

Маланин Тимур - 3 нче урын.

11-18 яшьлекләр арасында:

Фасхетдинов Раил - 1нче урын.

Мухаметшин Сәед -3нче урынга лаек булдылар.

Мухаметзянов Әмир "Иң моңлы азан әйтүче" исеменә лаек булды. Калган катнашучы егетләребез дә азанны дөрес һәм сәнгатьле укып, осталыклары белән таң калдырдылар. Җиңүчеләргә Грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Күңелгә якты нур булып кергән азан аһәңе, колакларны озак вакытлар иркәләп, әлеге көн турында искә төшереп торыр әле.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

22
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

21 нче февраль-Халыкара туган тел көне уңаеннан, Олы Кибәче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гафиятова Ә.Ф., Сафина С.З. һәм 6 сыйныф укучылары китпаханә мөдире Фатихова Г.Р. уздырган "Акыл-батл" дигән кичәдә катнаштылар. Гөлүсә Рамазановна аларны яңа китаплар белән дә таныштырды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

21
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Олы Кибәче урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Кәримова Л.Р. парламент дәресе уздырды. Дәрескә Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин чакырылган иде. Ул балаларга мартта булачак РФ Президенты сайлаулары турында сөйләде, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге белән таныштырды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

19
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Олы Кибәче урта мәктәбендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үттеләр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче урта мәктәбендә кайнар нокталарда хезмәт иткән ир-егетләр белән очрашу кичәсе булды. Очрашуга шулай ук Саба районы диңгезче ветераннар оешмасы рәисе Галиев И.У., Саба районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н. килгән иде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Олы Кибәче авыл җирлегендә "Россия чаңгы юллары-2024, "Татарстан чаңгы юллары-2024" акциясе кысаларында чаңгы ярышы оештырылды. Ярышта Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары һәм җирлектәге бюджет оешмалары эшчеләре катнашты. Җиңүчеләр авыл җирлеге башлыгының дипломнары белән бүләкләнде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

9
февраль, 2024 ел
җомга

"Саба" ҖЧҖ Кибәче бригадасының еллык отчет җыелышы булып узды. Һәр тармак буенча җитәкчеләр хисап тоттылар. Агымдагы елның юбилярлары Саба муниципаль районының Максау грамоталары һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең дипломнары белән бүләкләнделәр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International