Балаларга ярдәм итү фонды «Сер итеп саклап йөргән сүзеңне әйт" Бөтенроссия марафоны уздыра. Аның максаты-балалар ышаныч телефонының танылуын арттыру, шулай ук конфликтлы ситуацияләрдә, стрессларда балалар һәм яшүсмерләр арасында телефонга ышаныч дәрәҗәсен арттыру
Яңа тормыш бүләк итү, аның хезмәт итү вакытын озынайту, кече яшьтәге мәктәп укучыларын китап укуга җәлеп итү, аларны китап белән сакчыл карарга өйрәтү бүген Олы Нырты авыл китапханәсе, Урта Нырты авыл клуб мөдире белән берлектә « Китапларга икенче тормыш бирегез»дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрделәр . Авыл клубына күчмә китапханәгә вак-төяк ремонт ясарга ярдәм итәргә балалар килде.
8 март көнен бәйрәм итү уңаеннан Олы Нырты авылы китапханәсе мөдире балалар өчен «минем әнием иң яхшы һәм иң матур» рәсемнәр һәм чәчәкләр конкурсы үткәрде. Чара барышында балалар күңелле дуслык, бәйрәм атмосферасына чумдылар , яраткан әниләренә рәсем ясадылар, ә китапханәче аларны чәчәкләр ясарга өйрәтте һәм әни турында шигырьләр укыды
Олы Нырты авыл мәдәният йорты сәхнәсендә Олы Нырты, Олы Арташ авыл клубы хезмәткәрләре, һәм дә узешчәннәр катнашында “Язгы моңнар” дигән исем астында бәйрәм концерты үткәрелделәр.
Миңгәр авыл клубында Олы Нырты мәдәният йорты һәм Олы Арташ авыл клубы хезмәткәрләре “Язгы моңнар” дигән исем астында бәйрәм концерты үткәрелделәр. Бәйрәм кунакларын төрле кызыклы концерт программасы көтте . Концерт дәвамында сәхнәдән кызыклы скетчлар һәм котлаулар яңгырады.
Олы Нырты авылы китапханәсе мөдире педагог һәм остаз елына һәм Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышланган «балалар китаплары битләрендә укытучы образы» дигән республика акциясенә кушылды. Башлангыч сыйныфлар укучылары өчен китапханәче кычкырып уку көнен «Бергә укыйбыз, кычкырып укыйбыз»девизы астында үткәрде.
26 февраль көнне Туктар авыл клубында Олы Нырты мәдәният йорты һәм Олы Арташ авыл клубы хезмәткәрләре “Язгы моңнар” дигән исем астында бәйрәм концерты үткәрелделәр. Бәйрәм кунакларын төрле кызыклы концерт программасы көтте . Концерт дәвамында сәхнәдән кызыклы скетчлар һәм котлаулар яңгырады
Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм чарасы оештырдылар, ир –атлар өчен музыкаль күңел ачу кичәсе- «Бәйрәм белән сезне ир-егетләр». Конкурс 2 команда арасында үткәрелде - «Ракета»һәм "Катюша". Командалар көч сынаштылар, җитезлек, зирәклек, тапкырлык күрсәттеләр, тәкъдим ителгән биремнәрне җиңел башкардылар. Ахырда командалар призлар белән бүләкләнде.
23 февральдә Урта Нырты авыл клубында Нурзадә Вәлиуллинаның бәйрәм концерты булды. Ике сәгатьлек концерт программасы сизелми дэ үтеп китте. Башкаручыларның осталыгы, халыкның җаваплылыгы һәм кызыксынуы аркасында концерт тамашачылар өчен дә, артистлар өчен дә чын бәйрәмгә әверелде. Очрашуның беренче минутларыннан җылы, дустанә атмосфера урнашты.
Безнең Урта Нырты авылында " Тукэр «чишмәсе бар, җирле халык аны Тере су хәтта Изге чишмә дип атый. Кем бу суны бер тапкыр сынап карады, чын тере су тәмен хәтерли!