Олы Нырты авылында Нәүрүз бәйрәмен үткәрү матур традициягэ әверелде. 19 март көнне Олы Нырты авылы мәдәният йорты хезмэткәрләре тарафыннан оештырылган бу бәйрәм, быел да бик күңелле узды. Куңелле уеннарда балалалар белән бергә, бәйрәм тамашасына килгән авылдашларыбыз да бик теләп катнашты. Төрле ярышлар үткәрелде җиңүчеләргэ бүләкләр бирелде.
Олы Ныртыда авыл китапханәсе мөдире Чабья Чурчи авыл клубы белән берлектә « Туган якны өйрәнү яңалыклары» мәгълүмат көнен үткәрделәр . Бу китапханә фондына яңа керемнәр белән танышу. Авыл клубында «Туган якны өйрәнү яңалыклары» китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә татар язучыларының һәм шагыйрьләренең нәфис әдәбияты яңалыклары тәкъдим ителде, яшь укучыларны танылган якташлары, үзләренең данлыклы эшләре белән төбәкне данлаган кешеләр турында басмалар белән таныштырды .
Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Нәүрүз" бәйрәме уңаеннан бүләкләр ,ярмалар, кәнфитләр, төрле тәм-томнар җыю оештырылды. "Дәрә җыю" -Нәүрүз алдыннан оештырыла торган борынгы традиция. Ул үсеп килүче буынны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итәргә ярдәм итә.
Чәбия Чүрчи авыл клубында башлангыч сыйныф укытучысы Мөхлисова Назира Сәгыйткызы белән очрашу - әңгәмә оештырдылар . Чара барышында ул балаларга укытучы һөнәре турында сөйләде , балаларга үзенең беренче альбомын күрсәтте , онытылмас мәктәп елларын искә төшерде, кызыклы булган хәлләрен әйтеп үтте.
Урта Нырты авыл клубында Халыкара Җир көненә багышланган "Табигатькә матурлык бүләк итәбез"дигән танып белү программасы үткәрелде. Табигать серләр һәм могҗизалар белән тулы. Тере табигать дөньясының күптөрлелеге арасында үз рекордсменнары да, бернәрсә белән дә игътибарга лаек булмаган экземплярлары да бар, ә һәркемнең үз үзенчәлекләре һәм серләре бар. Чара барышында хайваннар дөньясының төрле формалары турында сүз барды.
Урта Нырты авыл клубында «Минем серле көзгем» исемле конкурс программасы үткәрелде. Катнашучылар конкурсларда бик теләп катнаштылар, мәкальләр, табышмаклар яңгырады.
8 Март бәйрәме уңаеннан Урта Нырты клубында "Киленнәр һәм каенаналар" конкурсы оештырылды
Урта Нырты авыл клубы хезмәткәре балалар белән бергә стена газетасы чыгардылар. Якты буяулар, карандашлар белән рәсем ясадылар, теләкләр яздылар. Бу төсле, истәлекле, оригиналь композиция иде.
Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире, башлангыч сыйныф балалары өчен искиткеч язучы С.в. Михалкованың тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби сәгать уздырды . Степа абый белән таныш булмаган кешене табу кыен, яки «Кто на лавочке сидел..» юлларын дәвам итә алмаячак, чөнки Михалков шигырьләрен балалар да, өлкәннәр дә ярата.
8 мартта, Халыкара хатын-кызлар көнендә, Чәбия Чүрчи авыл клубында "Без биибез һәм җырлыйбыз, бик күңелле яшибез" конкурс-уен программасы белән бәйрәм чарасы уздырылды. Матур җырлар, шигырьләр, күңелле уеннар, викториналар һәм күп кенә конкурслар уздырылды.