Иске Икшермэ авыл жирлегендэ халык жыены.
Иске Икшермә авыл җирлеге территориясендә Саба урманчылыгы агачлар утыртты.
22-нче июль көнне «Кояшкай» лагеренең III - «Яшьлек» сменасы ачылды. Ачылу тантанасында Саба районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Галиев Марат Ибраһим улы катнашты.
«Яшьлек» сменасында спорт-сәламәтләндерү юнәлеше буенча шәхеснең һәрьяклап гармонияле үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган.
Тыл ветераны Гыйлфанова Юфарбикә Хаҗи кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Чын күңелдән 90 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз, нык сәламәтлек, бәхет һәм күңел тынычлыгы телибез!
Иске Икшермә авыл җирлегендә Ахметханов Ришат истәлегенә мини-футбол турниры узды. Ахметханов Ришат мини-футбол буенча Икшермә командасы составында уйнады.
28-нче июнь көнне «Сәләт» лагеренең ачылышы булып узды. Ачылу тантанасында Саба районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы та катнашты.
Иске Икшермә авыл җирлегендә “Хәтер шәме” акциясе узды. Чарада катнашучылар шул дәһшәтле сугыштан кайтмаган барлык авылдашларны бер минут тынлык белән искә алдылар, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ватандашларыбыз турында кайгы һәм Мәңгелек хәтер символы буларак шәмнәр кабыздылар.
Футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатында Иске Икшермә авыл җирлегенең ир-атлар командасы яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Аларга уңышлар һәм җиңүләр телибез!
Иске Икшермә авыл җирлегендә вакцинация һәм агымдагы сораулар буенча киңәшмә уздырылды.