Иске Икшермә авыл җирлегендә "Тургай" приюты бинасын реконструкцияләүнең соңгы этабы.
Иске Икшермә авыл җирлеге командасы Саба муниципаль районының мини-футбол буенча чемпионатында беренче лига төркемендә җиңүче булды. Шулай ук безнең команда капкачысы Дәүләтов Инсаф "иң яхшы капкачы"номинациясендә бүләкләнде. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Иске Икшермә авыл җирлеге командасы мини-футбол буенча беренче лига төркемендә алда баруын дәвам итә.
Иске Икшермә авыл җирлеге территориясендә яшь белгечләр өчен йорт төзелеше дәвам итә.
Иске Икшермә авыл җирлегендә Иске Икшермә авылының күперен ремонтлау эшләре тәмамланды.
2020/21 еллар сезоны хезмәт коллективлары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатында Иске Икшермә авыл җирлеге командасы Байлар Сабасы зонасында яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
7 декабрь көнне тыл ветераны, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Ибраһимова Нурлехода Ахияр кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Чын күңелдән 95 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм бәхет телибез!
Иске Икшермә авыл җирлеге коллективы барлык әниләрне дә “Әниләр көне” бәйрәме белән котлый! Сәламәтлек, бәхет-шатлык, мәхәббәт, гаилә иминлеге теләп калабыз.
Абынганда кул бирүче – әни генә!
Кайгы килсә бүлешүче - әни генә!
Шатлык барда куанучы - әни генә!
Бала диеп җан атучы - әни генә!
Иске Икшермә авыл җирлеге территориясендә яшь белгечләр өчен йорт төзелеше бара.
Иске Икшермә авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эше дәвам итә, Татар Икшермәсе авылында аренда йорты төзелә.