5 май көнне Байкиев К.С. исемендәге Иске Икшермә кадет-интернат мәктәбендә тантаналы рәвештә тарихи-париотик музей ачылды.
Иске Икшермә авыл җирлегендә ГАУ "УГЭЦ РТ" җитәкчесе Салихов Мәҗит Хаҗип улы Ифтар ашы уздырды. Изге Рамазан аенда уздырылган бәйрәм ашына кайткан кунаклар һәм Татар Икшермәсе авыл халкы чакырылган иде.
Иске Икшермә авыл җирлегендә кадет мәктәбе белән берлектә «Хәтер бакчасы» дигән халыкара акция оештырылды.
Иске Икшермә авыл җирлегендә сугыш ветеранын һәм сугыш ветераннарының тол хатыннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар. Аларга Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.
Иске Икшермә авыл җирлеге башкарма комитеты эшчеләре өмәгә чыкты. Өмә вакытында Мишә елгасы яр буеннан чүпләр җыелды.
Иске Икшермә авыл җирлегендәге бюджет оешмалары эшчеләре өмәгә чыктылар.
Татар Икшермәсе авылы халкы күмәк рәвештә обелиск территориясен җыештыру өмәсен оештырдылар.
2021 елның 16 апрель көнне Байкиев К.С. исемендәге Икшермә кадет-интернат мәктәбененң спорт залында Икшермә мәктәбен 1979 елда тәмамлаган Миннебаев Рамил Рафыйкъ улы призына “КӨРӘШ” буенча ярыш узды. Әлеге ярышта Саба, Теләче, Мамадыш, Кукмара районнары көрәшчеләре катнашты.
Иске Икшермә авыл җирлеге территориясен төзекләндерү, чистарту эшләре бара.
Иске Икшермә авыл җирлеге территориясендә язгы ташуга әзерлек эшләре бара.