ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Иске Икшермә авыл җирлегендә “Хәтер шәме” акциясе узды. Чарада катнашучылар шул дәһшәтле сугыштан кайтмаган барлык авылдашларны бер минут тынлык белән искә алдылар, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ватандашларыбыз турында кайгы һәм Мәңгелек хәтер символы буларак шәмнәр кабыздылар.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатында Иске Икшермә авыл җирлегенең ир-атлар командасы яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Аларга уңышлар һәм җиңүләр телибез!

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Иске Икшермә авыл җирлегендә вакцинация һәм агымдагы сораулар буенча киңәшмә уздырылды.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

8
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Спонсор Золотарев Юрий Викторович Иске Икшермә авыл җирлегендә "Тургай" приютындагы балаларга ярдәм һәм бәйрәм оештырды. Балаларга спонсор биргән спорт формасы, оештырган бик тә ошады, үзләренең рәхмәтләрен әйттеләр.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

7 июнь көнне тыл ветераны Ибраһимова Шәргыя Әхмәтзакир кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Чын күңелдән 90 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм бәхет телибез!

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

29
май, 2021 ел
шимбә

Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында Бөтенроссия рус фольклоры фестивале “Каравон” үткәрелде. “Каравон” – ул зур гореф-гадәтләрне саклый һәм үстерүгә хезмәт итә торган фестиваль. Бу бәйрәм рус халкының күңел көзгесе булып тора. Елдан ел фестивальгә булган игътибар, катнашучы коллективлар, тамашачылар саны арта бара. “Каравон” бәйгесендә Иске Икшермә мәдәният йортыннан “Сударушки” ансамбле, Татар Икшермәсе мәдәният йортыннан “Нур” ансамбле катнашып диплом белән бүләкләнделәр.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

11
май, 2021 ел
сишәмбе

Иске Икшермә авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын Җиңү көне белән котладылар.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

9
май, 2021 ел
якшәмбе

8 һәм 9 май көннәрендә Иске Икшермә авыл җирлегенә керүче авылларда Бөек Ватан Сугышында Җиңүнең 76-еллыгына багышланган парад узды.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

6
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

5 май көнне Байкиев К.С. исемендәге Иске Икшермә кадет-интернат мәктәбендә тантаналы рәвештә тарихи-париотик музей ачылды. 

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Иске Икшермә авыл җирлегендә ГАУ "УГЭЦ РТ" җитәкчесе Салихов Мәҗит Хаҗип улы Ифтар ашы уздырды. Изге Рамазан аенда уздырылган бәйрәм ашына кайткан кунаклар һәм Татар Икшермәсе авыл халкы чакырылган иде.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International