Иске Икшермә авыл җирлеге хезмәткәрләре барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итә! Сәламәтлек, бәхет, шатлык һәм иминлек телибез!
Иске Икшермә авыл җирлеге 2020 елда район оешма-предприятиеләре арасында уздырылган "Буыннар чылбыры" - "Связь поколений" дип исемләнгән иҗат-отчет концертларында беренче урын яулады
Ветераннарны якынаенып килүче Яңа 2021 ел белән котлау һәм аларга “Бердәм Рәсәй” партиясе исеменнән бүләк тапшыру.
Иске Икшермә авыл җирлегендә "Тургай" приюты бинасын реконструкцияләүнең соңгы этабы.
Иске Икшермә авыл җирлеге командасы Саба муниципаль районының мини-футбол буенча чемпионатында беренче лига төркемендә җиңүче булды. Шулай ук безнең команда капкачысы Дәүләтов Инсаф "иң яхшы капкачы"номинациясендә бүләкләнде. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Иске Икшермә авыл җирлеге командасы мини-футбол буенча беренче лига төркемендә алда баруын дәвам итә.
Иске Икшермә авыл җирлеге территориясендә яшь белгечләр өчен йорт төзелеше дәвам итә.
Иске Икшермә авыл җирлегендә Иске Икшермә авылының күперен ремонтлау эшләре тәмамланды.
2020/21 еллар сезоны хезмәт коллективлары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатында Иске Икшермә авыл җирлеге командасы Байлар Сабасы зонасында яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
7 декабрь көнне тыл ветераны, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Ибраһимова Нурлехода Ахияр кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Чын күңелдән 95 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм бәхет телибез!