«Югары Симет урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары Югары Симет авыл җирлеге биләмәсендә җәмәгать урыннарының һәм урамнарының тиешле санитар һәм эстетик торышын саклау өчен үлән чабу эшләрен дәвам итәләр.
Укучылар җәйге каникул вакытында мәктәп яны участогында рәхәтләнеп эшлиләр, чөнки бу «практика эшләү» генә түгел, ә үз мәктәбең территориясен төзекләндерү дә.
Балаларның җәйге каникул чорында да волейбол түгәрәгенә йөрүче укучылар өчен күнегүләр уздырыла.
16 июль көнне Түбән Симет авылында яшәүче Нургалиева Җүәйрә Мөхәммәт кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Симет хуҗалыгында терлек азыгы әзерләү тулы көченә бара. Беръеллык үләннәрннәрдән сенаж салалар.
8 июльдә мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.
Югары Cимет мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә "Моң агыла туган ягыма" дип исемләнгән урам концерты оештырдылар.
7 июльдә Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә «Ак калфак» клуб берләшмәсенә йөрүчеләр өчен Теләче районының «Туган авылым» этнография музеена экскурсия оештырдылар.
29 июнь көнне Түбән Симет авылында яшәүче Зәйнетдинова Саймә Ибрахим кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә чишмәләргә экскурсия оештырдылар.