ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

      29 сентябрьдә район китапханәсенең уку залында якынлашып килүче өлкәннәр көне уңаеннан, китапханә каршында эшләп килүче "Өлкәннәр", "Сөембикә", "Алтын куллар" клуб әгъзалары өчен "Безнең еллар – безнең байлык" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.Өлкәннәребезне район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Загидуллин котлап үзенең изге теләкләрен җиткерде. Чара "Тамчы-шоу" уены формасында узды, гаилә тормышы, балаларны һәм үсмер буынны тәрбияләү темасына төрле кызыклы бәйгеләр оештырылды. Бәйрәмнең икенче өлешендә әңгәмә чәй өстәле артында дәвам итте. Өлкәннәребез матур теләкләрен җиткереп, видео-клиплар карап, яраткан җырларын җырлап күңел ачтылар.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

26
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Шәмәрдән балалар китапханәсе Шәмәрдән «Салават күпере» балалар бакчасы белән берлектә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Урманга сәяхәт» квест-уены үткәрде. Балалар әти-әниләре белән карта ярдәмендә җиде станциядән торган маршрутка юл алдылар. «Сортировка овощей и фруктов», «Кто быстрее?», «Физкультминутка», «Собери листья и разбери», «День – ночь», «Загадки», «Сказки о волке и лисе» станцияләрендә җыр, бию һәм эстафета белән кызыклы төрле биремнәр көтә иде. Шулай ук квест барышында алып баручылар урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында да сөйләделәр. Уен азагында бүре - урманның баш санитары буларак, балалар белән «Чүп-чарны җыештырыгыз» эстафетасын үткәрде, ә «Сөмбелә» һәм «Төлке» квестны узган өчен аларга татлы призлар бүләк итте. Сәяхәт нәтиҗәләре буенча балалар һәм аларның ата-аналары бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

Яңа Мичән авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, шагыйрь Нури Арслановның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Тылсымлы шагыйрь” дигән әдәби сәгать үткәрелде. Үткәрелгән чарада китап укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белделәр. Аның сүзләренә язылган җырлар тыңланды.Китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

21
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Ел саен 21 сентябрь Халыкара тынычлык көне буларак билгеләп үтелә.Бу көн миллионлаган кешене тынычлык турында уйланырга, шул хакта ни дә булса эшләргә тырышырга мәҗбүр итә. Иләбәр авыл китапханәсе мөдире “Умырзая” балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Безгә тынычлык кирәк” дигән исем астында тематик сәгать уздырды.Балаларга тынычлык темасына шигырьләр, әкиятләр кычкырып укылды.Тынычлык символы булган ак күчәрченнәр турында бай мәгълүмат җиткерелде.Балалар кәгазьдән кисеп ак күгәрченнәр ясадылар.Соңыннан сорауларга тулы җаваплар бирделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

20
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

20нче сентябрь көнне Саба район балалар китапханәсенең “Любознайки” клуб берләшмәсенә йөрүче укучылар өчен «Янгын куркынычсызлыгы» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.  Тематик сәгать “Ут белән сак бул” китап күргәзмәсенә күзәтү белән башланып китте. Китапханәче укучыларны  балалар язучыларының янгын турында әсәрләре белән таныштырылып: С.Маршак “Кошкин дом”, “Пожар”, К.Чуковский “Путаница”, Л.Толстой “Пожарные собаки”, С.Михалков “Дядя Степа”, мәгълүмат бирде. Чара Саба муниципаль районы буенча гражданнар оборонасы белгече Тимергалиева Л.Р. чыгышы белән дәвам итте. Укучыларны янгын чыгуның гомуми сәбәпләре, янгынның куркыныч факторлары, янгын сүндерү чаралары һәм алардан файдалану кагыйдәләре белән таныштырды.  «Это я, это я, это все мои друзья!», «Огонь и вода» уенында укучылар актив катнашып, «Чайнворд» сорауларына да җавап биреп, үзләренең янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләре белүләрен  күрсәттеләр. Чара ахырында укучыларга истәлекле буклетлар тапшырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

12
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Саба район үзәк китапханәсе "Уңыш бәйрәме" дип исемләнгән фотозона һәм китап күргәзмәсе белән үзәк мәйданда оештырылган "Кабак" бәйрәмендә катнашты. Фотозона һәм китаплар район халкы һәм кунакларда  зур кызыксыну уятты.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

7
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

7нче сентябрь көнне Саба район балалар китапханәсендә, “Укучының мәдәни

көндәлеге” тапшыру проекты кысаларында, Саба гимназиясенең 1 “Г”

сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчеләре Шамилова И.И.) «Мәдәни

дөнья» дип исемләнгән чара үткәрелде. Китапханәче Шакирҗанова И.

укучыларга “Укучының мәдәни көндәлеге”н ничек эшләп бару кагыйдәләре

турында сөйләде һәм әти-әниләре белән бергә “Укучының мәдәни көндәлеге”

сайтына теркәлеп, конкурсларда катнашырга киңәш итте. Ә чараның икенче

өлешендә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның

милли костюмнарын искә төшерделәр һәм камзол, бизәкле читек һәм

түбәтәй, калфак сурәтләнгән пазллар җыйдылар. Чара ахырында барлык

укучыларга “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

2
сентябрь, 2022 ел
җомга

Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре Тенеки һәм Ю-Алан авыл клубы мөдирләре белән берлектә Саба-Мингәр - Лесхоз маршруты буенча авылдашларга экскурсия оештырдылар. Сәяхәт программасы буенча яңа «Гаилә» паркында булдылар, Шукат Хәсән улының кечкенә музеенда тормыш юлы һәм иҗаты белән оештыручы бу хакта таныштырды .Аннары Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда, дендрология бакчасында, "Ябалакта кунакта" паркында, оранжереяда булдылар. Экскурсиядә барышында оештыручы Гыйльметдинова Л.Ф таныштырган  һәм ишеттергән тарихи фактлар белән барысы да бик канәгать калды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

24
август, 2022 ел
чәршәмбе

Җәй көне мәдәният йорты һәм китапханә үзенчәлекле ял һәм иҗат үзәгенә әверелә. Конкурслар, уеннар, маҗаралы сәяхәт һәм бүләкләр балаларның ялын кызыклы гына түгел, файдалы да ясарга мөмкинлеклекләр тудыра.  Бүген, мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре "Әдәби алан"-"Җәйге китапханә әдипләре"проекты кысаларында әдәби - танып-белү сәгате оештырдылар. Балалар җәйге китапханәне тәмамлап, социаль челтәргә куелган чираттагы биремнәрне үтәделәр. Эш нәтиҗәләре белән дә уртаклаштылар. «Җәйге китапханә» проекты белән эшләү дәвамында төрле язучылар белән таныштылар, аларның тормыш-көнкүрешләре, иҗаты турында бик күп яңалыклар белделәр .

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

23
август, 2022 ел
сишәмбе

        23 август көнне Саба район китапханәсенең җәйге уку залында «Сөембикә» клубы өчен «Дару үләннәре һәм аларны куллану» дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрелде, китап күргәзмәсенә, аерым дару үләннәренең дәвалау үзлекләре һәм аларны җыю вакытлары күрсәтелгән таблицаларга аңлатма, шулай ук дару үләннәреннән чәйләр дегустациясе үткәрелде.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International