30 ноябрь – Бөтендөнья йорт хайваннары көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан Иләбәр авыл китапханәсендә “Умырзая” балалар бакчасына йөрүче балалар белән берлектә “Йорт хайваннары - дусларыбыз”дигән темага тематик викторина сәгате уздырылды.Балалар йорт хайваннары турында күп кенә кызыклы фактлар белделәр,викторина сорауларына җаваплар эзләделәр пазллар җыйдылар.Күргәзмәгә куелган китаплардан йорт хайваннарына багышланган әкият, шигырьләр белән таныштылар.Соңыннан яраткан йорт хайваннарының рәсемнәрен буядылар.
25 – 26 нчы ноябрь көннәрендә Мөслим муниципаль районында Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале уздырылды. Фестивальдә катнашучылар иң элек Иске Вәрәш авылына килделәр. Монда алар “Каз өмәсе”ндә булдылар, авыл чишмәсендә чистартылган казларны юу йоласын карадылар, җырлы-биюле уеннарда катнаштылар. Фестивальдә катнашучылар авылның Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында урнашкан күргәзмә һәм мәдәният йорты фойесында урнашкан татар йорты экспозициясе белән таныштылар. Фестивальнең беренче көне “Каз өмәсе” фестивале бәйгесен йомгаклау белән тәмамланды. Катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.Милли Шура рәисе конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Җиңүчеләр арасында Саба районыннан Саба китапханәсе методисты Дәминова Рәзинә, Кызыл Мишә авылы китапханәчесе Әүхәдиева Гөлнәзирә,Олы Нырты авылы китапханәчесе Әхмәтшина Люция, Иләбәр авылы клуб мөдире Хафизов Рамил дә бар иде. Хезмәттәшләребезне зур җиңүләре белән котлыйбыз!
28 ноябрь көнне Ш. Биктимеров исемендәге 10 нчы Республика балалар театр сәнгате конкурсы финалистлары Мингәр авыл китапханәсе каршында эшләп килүче Ш. Биктимеров музеенда булып киттеләр. Күрше районнардан килгән кунаклар олуг шәхеснең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар.
21 ноябрь көнне Ә.Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсе Сәләтле балалар мәктәп-интернатының 4 сыйныф укучылары (укытучы Садыйкова Г.И.) өчен “Россия Символлары. Петр I” Бөтенроссия Олимпиадасы оештырды. Олимпиада күренекле реформатор, Россия императоры Петр I тууына 350 ел тулу уңаеннан уздырылды. Олимпиада биремнәрендә ун сорау кертелгән. Шуларның тугызы тест форматында, ә унынчы сорауга тулы җавап бирергә кирәк иде. Барлык катнашучыларга Сертификат, җиңүчеләргә – Диплом тапшырылачак.
Саба район китапханәсе каршында эшләп килүче “Сөембикә” клубы хатын-кызлары өчен язучы, шагыйрә, публицист һәм журналист, Хөсәен Ямашев исемендәге премия, Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре Кояш Закир кызы Тимбикованың (1937-2004) 85 еллыгы уңаеннан «Кояш яктысы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. «Күңел кылларын тибрәтүче Кояш” – китап күргәзмәсе янында язучының тормышы, иҗаты турында әңгәмә үткәрелде. Язучының китапларын укып килгән клуб әгъзалары “Уртак яр”, “Шифалы хәйлә”, “Шөкераналы иҗат юлы” әсәрләренең эчтәлекләрен сөйләделәр, өзекләр укыдылар.
Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Туган авылым – Килдебәк" исемле әңгәмә үткәрделәр. Һәр кеше үзенең туган ягы тарихын истә тотарга тиеш. Туган якның тарихи үткәнен тирәнрәк белү максатыннан, балаларга авыл тарихы турында сөйләделәр. Аның барлыкка килүе һәм үсеше, республика, район һәм авыл масштабындагы мөһим һәм әһәмиятле вакыйгалар турында сөйләнде. Катнашучылар Туган якны өйрәнү турындагы истәлекләр, «Авыл тарихы» альбомы мәгълүматлары белән таныша алдылар. Килдебәк авыл җирлегендә туып - үскән танылган кешеләргә зур игътибар бирелде.
10 ноябрь көнне А. Каримуллин исемедәге Саба район китапханәсендә язучы һәм тәрҗемәче Лирон Хәйдәр улы Хәмидуллинның тууына 90 яшь тулу уңаеннан “Өлкәннәр” кулбы әгъзаларына әдәби сәгать үткәрелде.Чара барышында китапханәче Л. Хәмидуллинның иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды. Л. Хәмидуллин әдәби иҗат эшен алтмышынчы елларның ахырларында хикәяләр язудан башлавы, иҗат эшчәнлегенең төп юнәлеше – әдәби тәрҗемә итү,1982 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелү, шулай ук 1977 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы булуы турында әйтелеп узды. Чара ахырында язучының иҗатына багышланган китап кэргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Нәрсә ул яхшылык һәм шәфкатьлелек? Бу сүзләрнең мәгънәсе нидә? Уйлап карасак,шәфкатьлелек – авыр чакта бер – береңә ярдәмгә килү, яхшылык эшләргә омтылу. Иләбәр авыл китапханәсе һәм авыл клубына йөрүче өлкәннәребез нинди генә чаралар булса да читтә калмыйча актив катнашып киләләр.Мобилизацияләнгән авылдашларыбызга ярдәм йөзеннән, шәфкатьлелек акциясенә кушылып йон оекбашлар бәйләделәр.Изге теләкләрен теләп бәйләнгән оекбашлар үз ияләрен табар дигән өметтә калдылар.
9 нчы ноябрь көнне, “Әдәби алан” проекты кысаларында, район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Саба гимназиясенең 2 “Д” һәм 3 “А” сыйныф укучылары өчен тематик сәгать үткәрделәр. Чарада октябрь аенда китапханәнең шәхси инстаграм, вконтакте битләренә куелып барган табышмакларга күзәтү ясалып, укучылар табышмакларның җавапларын махсус “Әдәби алан”дәфтәренә яздылар.
8 ноябрьдә Саба район үзәк китапханәсендә ТР Язучылар берлегенең «Үлемсез әдәби полк» проекты командасы (Президентның Мәдәни инициативалар Фонды ярдәме белән тормышка ашырыла) чыгыш ясады. Китапханәчеләр рус телендә иҗат иткән фронтовик язучылар, аларның прозаик әсәрләреннән өзекләр уку, «Реплика» әдәби-музыкаль театры режиссеры Владимир Нежданов һәм «Реплика» театры артисты, язучы Александр Аввакумов башкаруындагы шигырьләр,
әсәрләрдән өзекләр уку зур кызыксыну уяттылар. Әлеге чыгышлардан соң очрашуда катнашучылар Анатолий Мелузников, Геннадий Паушкин, Валерий Синев, Юрий Белостоцкий, Сергейфремов, Игорь Толстой, Виктор Костригин, Алексей Королевның иҗатлары белән танышу нияте турында белдерделәр, аларның китапларын укырга алды.
Соңыннан Зәйнуллина Галина Саба район китапханәсенә «Имам Газали» һәм «Ибн Рушд»китапларын ,ә Аввакумов үзенең «Казан өчпочмагы» романын бүләк итте.