30 ноябрь-Россия Федерациясенең Дәүләт гербы көне.
Олы Шыңар урта мәктәбендә әлеге датага багышланган чара — «Ватан гербы» исемле интеллектуаль уены узды. Директор киңәшче, укучылар активы белән берлектә, 10-11 сыйныф укучылары өчен танып белү һәм динамикалы уен оештырды.
Балалар Россия Дәүләт гербы тарихына бәйле биремнәрне үтәделәр, аның элементларын һәм аларның әһәмиятен тикшерделәр, викториналарда һәм фикер алышуларда катнаштылар. Уен укучыларга дәүләт символикасына аңлырак һәм ил тарихында һәм тормышында аның ролен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирде.
20 ноябрь көнне Оет авыл клубы авыл китапханәсе белән берлектә «Балаларның да хокуклары бар» дигән темага уен үткәрде. Балалар Бала хокуклары турындагы конвенциядә беркетелгән төп хокуклар белән төрле интерактив уеннар һәм дәресләр аша таныштылар. Рольле уеннарда рәхәтләнеп катнаштылар, анда хокукларны яклаучылар ролен үз өстенә ала алдылар, шулай ук көндәлек тормышта һәр хокукның мөһимлеген тоя алдылар. Уен формасы балаларга үз хокуклары турындагы мәгълүматны яхшырак үзләштерергә генә түгел, ә башкаларның хокукларын хөрмәт итәргә дә өйрәнергә мөмкинлек бирде.
20 ноябрьдә Россиядә Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне билгеләп үтелә. Бу көн һәр баланың хокукларын яклауның, аларның хокукый грамоталылыгын арттыруның һәм катлаулы тормыш хәлләрендә квалификацияле ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген искә төшерү өчен билгеләнгән.
Олы Шыңар урта мәктәбендә әлеге көнгә багышланган чара узды. Чарага Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов Алмаз Габделхак улы чакырылган иде, ул укучыларга хокукый хәбәрдарлыкның мөһимлеге, ярдәмнең мөмкин булган формалары һәм балалар хокукларын яклауда җирле үзидарәнең роле турында җентекләп сөйләде. Куркынычсызлык, җаваплылык һәм тирә-юньдәгеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Олы Шыңар авыл җирлеге командасы хезмәт коллективларының һәм авыл җирлекләренең ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатында уңышлы чыгыш ясады. Аларны котлыйбыз һәм киләчәк ярышларда уңышлар телибез.
Олы Шыңар урта мәктәбендә “Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан” “Балачак навигаторлары” ЮИД отряды белән берлектә профилактик чаралар үткәрделәр, анда балалар юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен кабатладылар, реаль юл ситуацияләрендә үз-үзеңне куркынычсыз тоту ысуллары турында фикер алыштылар.
14 ноябрь көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә “Татарча диктант- 2025” акциясе үткәрелде. Быел ул күренекле галим , мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланды. Чарада барлыгы 105 кеше катнашты.
Кече Шыңар мәдәният йорты каршындагы «Нур» халык театр коллективы көзге каникул көннәрендә Саба районының төрле авылларында балаларга Д.Зыятованың «Ахмак куян» әкиятенә нигезләнеп куелган спектаклен күрсәтте.
Театр могҗизалар эшли: күңелне күтәрә, тәрбияли, яхшыны яманнан аерырга өйрәтә. Әкиятнең сюжеты гади: мактанчык куян төлкене алдап чокырга төртмәкче була, ләкин чак кына төлке тәпиенә эләкми кала. Бу бәладән куянны керпе дусты коткара.
Әкият декорацияләре, матур күңелле музыка, кызыклы сюжет балаларны әсир итте.
Олы Шыңар авыл җирлеге территориясендә иске йортларны сүтү дәвам итә. Чулпыч авылында шундый чара оештырылган иде. Бу иске корылмалардан котылырга гына түгел, җирле халыкка уңайлы яшәү өчен шартлар тудырырга да мөмкинлек бирә.
Олы Шыңар авылында яшәүче Гайфуллина Минсырур Низами кызына 2025нче елның 25нче октябрендә 95 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Саба муниципаль районындагы халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы тапшырды. Котлауларга шулай ук Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г. Гарипов, Олы Шыңар урта мәктәбе директоры Мөбәрәков Р.Г. та кушылды.
Минсырур Низами кызы Сабай авылында дөньяга килә. Әнисе Таһирә, әтисе Низаметдин, 4 бертуганы: апасы, 2 энесе була.
1937 елның сентябрь аенда Сабай башлангыч мәктәбенә беренче сыйныфка укырга керә, 4 класс белем ала.
Мәктәпне тәмамлагач колхозда төрле эшләрдә катнашып йөри.
1954 елның декабрь аенда Олы Шыңар авылы егете Гарифулла абый белән гаилә корып яши башлыйлар. Килен булып килгәч башта колхозда төрле эшләрдә йөри , аннан соң Олы Шыңар авыл авыл мәктәбендә башта җыештыручы, аннан пешекче булып эшли. Пешекче булып 22 елга якын хезмәт куя .
Гарифулла абый белән 61 ел бергә яшиләр, ул 2015 елда вафат була. 3 кыз, 1 малай үстерәләр:кызлары Гөлфлүр, Фаягөл, Галия, уллары Дамир , 7 онык, 11 оныкчык лары бар. Бүгенге көндә Олы Шыңар авылында балаларының тәрбиясендә яши, күршеләре белән бер-берсенә ярдәм итешеп торалар.
Иске йортларны, сарайларны сүтү -авыл җирлекләре өчен актуаль мәсьәлә. Оет авылында күптән түгел генә кулланылыштан чыккан иске йорт сүтелде.