ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2025 ел
җомга

Олы Шыңар урта мәктәбе укучысы Мөхетдинов Айзат Мәскәүнең «Станкин» дәүләт технология университеты үткәргән «Яшь техник-модельләштерү» башлангыч техник модельләштерү һәм конструкцияләү Бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңгәннән соң , Мәскәүдә әлеге конкурсның финал этабында  катнашты. Айзат лаеклы чыгыш ясап, үз эшен яклады һәм 3 нче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Шулай ук диплом белән аның җитәкчесе Ф. Я. Мөхетдинов та бүләкләнде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

  Олы Шыңар  авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә төзелгән һәйкәл  тирәлегендә төзекләндерү эшләре башкарылды. Һәйкәл каршындагы мәйданчыкка ком салынды һәм өстенә вак таш түшәлде. Бу эшне Туган Як җәмгыяте башкарды. Шулай ук һәйкәлне әйләндереп алган коймалар буялды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

22
апрель, 2025 ел
сишәмбе

 Олы Шыңар авыл җирлегендә  тыл ветераннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар. Аларга Татарстан Республикасы Рәисе һәм  Саба муниципаль районы башлыгы исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

18
апрель, 2025 ел
җомга

14 апрель  көнне    Олы Шынар авыл  җирлеге бинасында  Татарстан Республикасы дәүләт  юридик бюросы  тарафыннан гражданнар мөрәҗәгате буенча  бушлай  юридик хезмәт  күрсәтү оештырылды. Кабул итүне юрист Ахунов Р.И.  алып барды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

15
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Олы Шыңар авыл җирлегендә  Кече Шыңар авылы һәм Оет авылы  зиратларында чүп - чар җыю өчен бункер-туплагычлар урнаштырылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

11
апрель, 2025 ел
җомга

 Олы Шыңар авыл җирлегендә  өмәләр  оештырылды. Бюджет учреждениеләре үз территорияләрен  чистарттылар,  агачлар агартылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

7
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре көче белән юл буйларын чүп-чардан чистарту буенча эш башкарылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

27
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

23 мартта Кече Шыңар мәдәният йортында  Нәүрүз бәйрәме оештырдылар. Бәйрәмдә балалар да, өлкәннәр дә актив катнашты. Балалар уеннарда һәм бәйгеләрдә катнаштылар, ә  әти – әниләре аларга көч биреп тордылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

26
март, 2025 ел
чәршәмбе

23 һәм 24  март көнне Оет авыл мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрелде. Барлык чыгымнарны авыл халкы  үзара җыйналып күтәрде.  Мәҗлескә авыл халкы, кайткан кунаклар, балалар җыйналды. Мәҗлес барышында имам-хатиблар вәгазь сөйләде, догалар һәм аятьләр укылды, авыз ачканнан соң җәмәгать белән намаз укылды. Рамазан – изгелекләр ае, Аллаһ бу айда Үз бәндәләрен аеруча күп изгелекәр кылырга, явыз эшләрдән тыелырга чакыра.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

25
март, 2025 ел
сишәмбе

2025нче елның  25нче  мартында   Якупова Сайма Гапделбәр кызына 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне  Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды.  Котлауларга шулай ук  Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. һәм  “Туган Як” җәмгыяте вәкилләре дә  кушылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International