Август аеның матур бер көнендә Шыңар авылыннан чыккан көрәшчеләр бергә җыйналдылар. Өлкәннәр элеккеге вакытларны искә алып, яшь көрәшчеләргә киңәшләрен бирделәр. Безнең Шыңардан гына татарча көрәш буенча Россиянең спорт мастеры исеменә 5, Татарстанның спорт мастеры исеменә 12 кеше лаек булды.
27август көнне Олы Шыңар авылы спорт мәйданчыгында авыл командалары арасында мини- футбол буенча ярышлар оештырды. Барлыгы 6 команда катнашты: Теләче районыннан Кибәхуҗа, Казаклар, Иске Җөри, Саба районыннан Саба, Шыңар, Тимершык авылы командалары.
Олы Шыңар авыл җирлегендә үзара салым акчасына Оет авылы зиратында хуҗалык кирәк-яраклары өчен корылма эшләнә. Эшләрне Саба ПМК «Мелиорация” ҖЧҖ башкара.
Олы Шыңар авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре төгәлләнде. Кече Шыңар авылында Комсомол урамының 168 м өлеше, Олы Шыңар авылында Такташ урамының 187м, Оет авылында Кооператив урамының 97 м өлеше ремонтланды. Юл ремонтлау эшләрен «Рамазан» ААҖ оешмасы башкарды.
Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Җыр-биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша" проекты кысаларында Олы Шыңар авылында кичке уен оештырдылар. Аның максаты-халык традицияләрен саклау һәм дәвам итү. Кичке уеннар-бик күп кешеләрнең исләрендә онытылмаслык һәм якты вакыйга булып саклана.
Олы Шыңар авыл җирлегендә үзара салым акчасына Чулпыч авылы зиратында хуҗалык кирәк-яраклары өчен корылма эшләнде. Эшләрне Саба ПМК «Мелиорация” ҖЧҖ башкарды.
Кече Шыңар авыл мәдәният йортында студентлар һәм яшьләрнең "өйгә юл" дип исемләнгән традицион концерты булып узды. Яшьлек-өметләр һәм ачышлар чоры, ә яшьләр - яңа идеяләр генераторы. Июль кичәсе көчле энергетика, дәртле биюләр, популяр җырлар белән баетылды. Концертны алып баручылар катнашучыларны "кызыл келәм" буенча үткәрделәр, ул җыр-бию, күңелле конкурслар һәм куренешләр белән тулы сәхнәгә алып барды. Традицион концертта яшь башкаручылар, яшүсмерләр, иҗат коллективлары катнашты.
1 август көнне Кече Шыңар мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Олы Шыңар авылыннан Ахунҗановлар нәселе белән берлектә, Бөтендөнья татар конгрессының Vlll съездында катнаштылар, конгресс кунаклары алдында "Казан Экспо" үзәгендә "Гасырлар кайтавазы - гаилә тарихында" дигән 3 нче мәйданчыгында чыгыш ясадылар. Коллектив Ахунҗановлар гаиләсе тарихына багышланган музыкаль-әдәби композиция тәкъдим итте.
17июль көнне Оет авыл мәчетендә Корбан ашы мәҗлесе үткәрелде. Мәҗлескә авыл халкы, кайткан кунаклар, балалар - 100дән артык кеше җыйналды. Мәҗлестә катнашучылар үзләре үк иганәчеләр дә булдылар. Мәҗлес барышында имам-хатиблар вәгазь сөйләде, догалар һәм аятьләр укылды, җәмәгать белән намаз укылды.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – бу бәйрәмне һәр гаилә, һәр йорт куанып каршы ала. Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре 8 июль көнне шушы уңайдан котлау акциясе үткәрделәр, быел көмеш туйларын билгеләп үткән парларны тәбрикләделәр, мәхәббәт һәм тугрылык символы булган ромашка букеты бүләк иттеләр.