Олы Шыңар авылында яшәүче Салихова Гөлсәрия Мехәмәт кызына 2025нче елның 26нчы февралендә 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды. Котлауларга шулай ук Олы Шыңар авыл җирлеге һәм “Туган Як” җәмгыяте вәкилләре дә кушылды.
Оет авылында яшәүче Файзрахманова Фәйрүзә Шәфигулла кызына 2025нче елның 10нчы февралендә 95 яшь тулды. Россия Президенты В.В.Путин һәм Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Саба муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды. Котлауларга шулай ук Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. һәм “Икмәк” ААҖ вәкилләре дә кушылды.
6 февральдә "Туган Як" ҖЧҖнең хисап җыелышы булды. 2024 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2025 елда эшне камилләштерү планнары турында оешма директоры Саубанов Ф.К. һәм баш белгечләр чыгыш ясады. Юбилярларны һәм хуҗалык алдынгыларын котладылар. Җыелышта Саба муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү һәм маркетинг бүлеге башлыгы Нигамәтҗанов Ринат Фердинант улы катнашты.
31 январь көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә халык җыелышы уздырылды. Олы Шыңар авыл җирлегендәге учреждениеләр җитәкчеләре; авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. 2024 елда эшләгән эшләренә отчеты һәм 2025 елга үсеш планнары турында; Россия эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлегенең Олы Шыңар авыл җирлеге буенча участок вәкаләтлесе җәмәгать иминлегенең торышы буенча; Саба районы прокуроры урынбасары Файзетдинова Э.Т.; Саба районы янгын күзәтчелеге идарәсе начальнигы Галимуллин А.Р.; Корса урман хуҗалыгы урман мастеры Гилязиев Ф.Т. чыгыш ясадылар. Йомгаклау сүзе белән Саба районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р. чыгыш ясады.
29 январь көнне район мәдәният йортында "Буыннар тарихы-гаилә ядкаре" район шәҗәрә фестиваленең йомгаклау концерты булды. Анда Олы Шыңар авыл җирлегеннән Хаҗиевлар нәселе вәкилләре катнашты һәм 1 нче дәрәҗә дипломга лаек булдылар.
16 январь көнне Килдебәк урта мәктәбе спортзалында, 2025 елда хезмәт коллективларының һәм авыл җирлекләренең ир-атлар ветеран командалары (40+) арасында мини-футбол буенча Саба районы Чемпионаты кысаларында Тимершык, Олы Шыңар, Югары Симет һәм Мичән авыл җирлекләре командалары арасында уен булды.
Олы Шыңар урта мәктәбе базасында “Яшен” оешмасының махсус техникасы ярдәмендә чаңгыда йөрү өчен 3 км озынлыгында юл ачылды.
Кече Шыңар авылында яшәүче Галиахметова Фәйрүзә Гаптрахман кызына 2025нче елның 2нче гыйнварында 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды. Котлауларга шулай ук Олы Шыңар авыл җирлеге һәм “Туган Як” җәмгыяте вәкилләре дә кушылды.
Кече Шыңар мәдәният йортында кышкы каникуллар вакытында балалар өчен чыршы тирәсендә Яңа ел бәйрәме һәм барысы да отышлы лотерея уткәрелде. Бәйрәм “Әтәчнең Яңа ел сәяхәте” дигән театралләштерелгән күренеш белән башланып китте.. Балаларны матур итеп бизәлгән чыршы, Кыш Бабай, Кар Кызы һәм лотерея өчен матур бүләкләр көтеп торган. Бәйрәмнең башыннан ук чыршы тирәли эйләнеп җырладылар һәм биеделәр, балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр. Аннан соң отышлы лотерея уйнатылды, анда катнашучыларның һәрберсе бүләкләр алды.
Кече Шыңар авылында яшәүче Сахипова Илхамия Сәхабетдин кызына 2024нче елның 28нче декабрендә 95 яшь тулды. Россия Президенты В.В.Путин һәм Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Саба муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды. Котлауларга шулай ук Олы Шыңар авыл җирлеге вәкилләре дә кушылды.