9 февраль көнне Сабай авыл клубында Түбән Шысту авыл җирелгенең иҗат-отчет концерты булып узды.
Түбән Шытсу авылында аренда йорты кулланылышка тапшырылды.
29 гыйнвар көнне Түбән Шытсу мәдәния йортында Түбән Шытсу авыл җирлегенең гражданнар җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы һәм Закирзянов Расих Рахимҗан улы катнашты. Авыл җирлеге башлыгы 2018 елда башкарлыган эшләргә анализ ясады һәм 2019 булачак планнар белән таныштырды.
Мини-футбол буенча "Шытсу" командасы район Чемпионатында актив катнаша. Команда исәбендә әлегә 3 җиңү һәм 2 җиңелү.
Командага уңышлар телибез!
Түбән Шытсу авылында аренда йорты төзелеше төгәлләнеп килә. Эшне ООО "ПМК-159" оешмасы башкара.
6 гыйнвар көнне Түбән Шытсу мәдәният йортында «Исәнме,Яңа ел» дип исемләнгән балалар өчен чыршы бәйрәме үтте. Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы һәм Убырлы килде.Балалар бик теләп Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр,шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр,төрле кызыклы уен,конкурсларда катнаштылар.Соңыннан Кыш бабай үзенең күчтәнәчләрен өләште.Бәйрәм күңелле үтте.
Түбән Шытсу авыл җирлегенең барлык учрежденияләрендә Яңа елга багышланган чаралар үткәрелде.