Югары Шытсу мәдәният йортында хатын-кызлар өчен аэробика түгәрәге эшләп килә. Бу түгәрәккә авыл халкы актив рәвештә йөри һәм сәламәтлеген ныгыта.
15 декабрьдә Югары Шытсу авылы мәдәният йортында Халыкара чәй көненә багышланган “Чәйдә кунакта” дип аталган күңел ачу программасы оештырылды. Чәйнең төрле сортларыннан күргәзмә куелды. Программа “Чәй эчәбез бергәләп” җыры белән башланып китте. Чара барышында алып баручы чәй эчү традициясенең килеп чыгышы белән таныштырды, чәйнең файдалы үзлекләре турында сөйләде. “Дулкын”, “Фикердәш” клубы членнары җырлар, юмористик номерлар белән чыгыш ясадылар. Чара ахырында катнашучылар чәй өстәле артында чәй пешерү рецептлары белән бүлештеләр, музыкаль конкурслар,биюләрдә актив катнаштылар.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә аренда йорты төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә аның эчке өлешендә эшләр алып барыла.
8 декабрь көнне Югары Шытсу мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле кешеләргә багышланган чара булып узды.
Түбән Шытсу авылында гаилә фермасы төзелеше дәвам итә.
Югары Шытсу авылында аренда йорты төзелеше дәвам итә.
Түбән Шытсу авыл җирлегенең мәдәният йортларында Әниләр көненә багышланган бәйрәм чаралары булып узды.
Югары Шытсу авылында урнашкан "Канафи" чишмәсе территориясендә өмә үткәрелде.
"Шытсу" баскетбол командасы район чемпионатында актив катнашты.
"Шытсу" авыл хуҗалыгы җәмгыятендә бозаулар үрчетүгә бәйле семинар булып узды.