Түбән Шытсу авыл җирлеге Уаз машинасы белән Байлар Сабасында булып узган Җиңү парадында катнашты.
Түбән Шытсу авылында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг-концерт булып узды. Бәйрәм чарасында авыл халкы, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары катнашты. Район башлыгы исеменнән котлауны мәгариф идарәсе начальнигы Шакиров И.Ф. җиткерде.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә тыл ветераннарын котлау башкарылды. Район башлыгы исеменнән котлау открыткаларын һәм бүләкләрне мәгариф идарәсе начальнигы Шакиров И.Ф. һәм җирлек башлыгы тапшырды. Җирлектә барлыгы алты тыл ветераны гомер кичерә.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә "Георгий тасмасы" акциясе булып узды. Мәктәп укучылар ярдәме белән лента вафат булган ветераннарыбызың каберләренә эленде.
Югары Шытсуның "Умырзая" агитбригадасы 1 май яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан "Шытсу" авыл хуҗалыгы җәмгыяте терлекчеләре каршысында концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.
Югары Шытсу мәдәният йортында клуб хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган ансамбльләр концерты булып узды. Бакча яшеннән башлап өлкәннәргә кадәр әлеге чарада актив катнаштылар. Ансамбльләрнең ирешкән уңышлары бик күп, алга таба да аларга җиңүләр телибез!
ООО "Сабино" теплицалар комплексында агымдагы елның беренче җиләк уңышы җыеп алынды. Ел дәвамында 40 тонна җиләк җитештерү планлаштырыла.
Югары Шытсу авыл зираты йорты калай белән тышланып төзекләндерелде. Әлеге эштә авыл халкы зур булышлык күрсәтте.
Түбән Шытсу төп мәктәбе территориясендә җиләк-җимеш агачлары утырту эше башкарылды. Мәктәп укучылары, укытучылар актив катнаштылар.
2 май көнне Елыш авыл зиратында өмә үткәрелде. Авыл халкы зиратны җыештыруда актив катнашты.