ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Югары Шытсу балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр китапханәдә кункта булдылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Елыш авылында су саклагыч урыннарны чистарту максатыннан өмә булып узды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

8
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

7 сентябрь көнне Түбән Шытсу мәдәният йортында гражданнар җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы Минниханов Р.Н., Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р. һәм учреждения, оешма җитәкчеләре катнашты. Җыен соңгы 5 еллыкта район күләмендә башкарылган эшләр белән бәйле видеоязма карау белән башланып китте. Аннан соң авыл җирлеге башлыгы Маүлетов Б.М. җирлек күләмендә башкарылган эшләргә хисап ясады. Шулай ук алдагы 5 еллыкта хәл ителәсе мәсьәләләрне әйтеп узды. Җыенны район Башлыгы Минниханов Р.Н. йомгаклады, халык биргән сорауларга аңлатма биреп узды. Җыеннан соң районның барлык авыл җирлек башлыклары Түбән Шытсу авыл җирлеген карап чыктылар, учреждениеләр белән таныштылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Баскетбол буенча "Шытсу" командасы Сатыш авылында узган баскетбол буенча иптәшләрчә уеннарда актив катнашты.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу авылының "Кәнәфи" чишмәсе янында район күләмендә оештырылган "Саф сулы ямьле Саба" проекты кысаларында ял итү кичәсе үткәрелде. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу мәдәният йортында Республика көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу төп мәктәбендә белем бәйрәме булып узды. Агымдагы елда беренче сыйныфка укырга 5 бала керде. Мәктәптә барлыгы 51 бала белем алачак.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

25
август, 2021 ел
чәршәмбе

Түбән Шытсу авыл җирлегеннән 3 шәхси хуҗалык "Чәчәкле Саба" конкурсында катнашытылар. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу авыл китапханәсе үзенең актив укучылары белән "Әдәби алан" дип исемләнгән чарада катнашып кайттылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

18
август, 2021 ел
чәршәмбе

Түбән Шытсу авылында яшәүче Галявиев Әмин Галяви улы 1931 елның 18 августында дөньяга килә. Әмин абыйның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, бик күп авырлыклар күреп үсә ул.

        1955 елда шул ук Түбән Шытсу  авылы кызы Сафина Фәүзия апага өйләнә.  Гаиләдә бер-бер артлы 4 бала дөньяга килә. Балаларына   үрнәк тәрбия  биргән Әмин абый һәм Фәүзия апа.  Балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар.

 

      Әмин абый башта  колхозда төрле эшләрдә эшли, балта остасы да була. 1963 елда гаиләсе белән Пермь өлкәсенә күченеп китәләр. Анда 25 ел  шахтер булып эшли.

1995 елда туган авылларына әйләнеп кайталар, лаеклы ялда булуына карамастан Әмин абый колхозда эшчәнлеген дәвам итә: фермада, ындыр табагында каравылда тора.

 

Әмин абый  тыл һәм  хезмәт ветераны. Аның эш стажы- 49 ел. 

Бүгенге көндә алар Фәүзия апа белән тигезлектә  бәхетле гомер кичерәләр.  Аларның 6 оныклары 11 оныкчыклары бар.

Без,  сугыш чоры балалары бик күп михнәтләр күрдек. Хәзерге тормышның кадерен белегез, тырыш һәм әдәпле, сәламәт булыгыз,” – дип теләкләр тели Әмин абый.

         Киң күнелле, ярдәмчел Әмин абый  күршеләренә һәм авылдашларына гел игелек кылып яши, шуна  күрә аны  авылдашлар бик  хөрмәт итә.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International