Түбән Шытсу авылында аренда йорты төзелеше тәмамланып килә. Эшне ПМК 159 оешмасы башкара.
"Шытсу" авыл хуҗалыгы җәмгыятендә еллык отчет җыены булып узды. Җыелышта 2020 елга нәтиҗәләр ясалды, агымдагы елга бурычлар куелды.
6 февраль көнне Түбән Шытсу авылында Мәгъсүм Фәйзиев истәлегенә багышланган көрәш буенча турнир булып узды. Әлгеге ярышта барлыгы 70 көрәшче катнашып, 23 төрле авырлык категориясендә үзара көч сынаштылар.
1 февраль көнне Түбән Шытсу авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Р.Н. катнашты. Җыенның көн тәртибе түбәндәгечә булды:
Югары Шытсу мәдәният йортында студентлар көне уңаеннан кызыклы чара булып узды.
2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан Югары Шытсу мәдәният йортында "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" викторинасы булып узды. Балалар төрле кызыклы сорауларга җавап эзләделәр.
Югары Шытсу авылында дәүләт программасы нигезендә йорт төзелеше дәвам итә.
Хайруллина Суфия Вәли кызы 1931 елның 08 гыйнварында Саба районы Югары Шытсу авылында дөньяга килә. Суфия апаның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, күп авырлыклар, ятимлек күреп үсә ул. 1958 елда Югары Шытсу авылы егете Харис абыйга кияүгә чыга. Аш-суга, кул эшләренә уңган килен-Суфия апа, кайнана- кайната белән бик тату гомер итә. Аларның фатихасын алып соңгы юлга озата.
Харис абый белән алар бик тәртипле 2 кыз устергәннәр.
Суфия апа туган төбәгендә тыл хезмәтчәне булып хезмәт юлын башлап җибәргән. “Беренче Май”колхозында төрле эшләрдә хезмәт куйган. Аннары Югары Шытсу авылы клубында җыештыручы булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Аның эш стажы 40 ел. Кайгы-хәсрәт тә читләтеп үтми Суфия апаны 56 ел бергә гомер иткән газиз ирен, кызын, оныгын югалту ачысын кичерә.
Суфия апаның бүгенге көндә 3 оныгы, 5 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта ул Югары Шытсу авылында яши. Кызы Хәния кияве Рүзәл шул ук авылда яшиләр, көн саен килеп хәл белешеп, ярдәмләшеп торалар. Эш сөючән Суфия апа тик утыра белми, хәзер дә кул эшләре белән шөгелләнә:носки, бияләй, киез бәйли; сарык йонын тетә, җегерли.
Киң күнелле, ярдәмчел Суфия апа күршеләренә һәм авылдашларына гел игелек кылып яши, шуна күрә аны авылдашлар бик хөрмәт итә.
Югары Шытсу мәдәният йортында балалар өчен чыршы бәйрәме булып узды.
Югары Шытсу мәдәният йортында "Үкенерлек түгел үткәннәр" дип исемләнгән юбилярлар кичәсе булып узды. Чара бик күңелле һәм мавыктыргыч итеп алып барылды.