Югары Шытсу авылында дәүләт программасы нигезендә йорт төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә эчке өлешендә эшләр алып барыла.
"Театр яктылыкка, нурга илтә!" фестивале кысаларында, Түбән Шытсу авыл җирлеге үзешчәннәре, Түбән Утар авыл клубында Т.Миңнуллиннның "Нигез ташлары" дип исемләнгән комедиясен тәкъдим итте. Тамашачылар артистларның уйнавын, гомумән спектакльне бик җылы кабул иттеләр.
"Шытсу" волейбол хатын-кызлар командасы район чемпионатында актив катнаша. Группада уңышлы чыгыш ясаганнан соң команда югары лигада каташу мөмкинлегенә ия булды. Уңышлар телибез.
Югары Шытсу авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара булып узды.
Түбән Шытсу авылында "Чаңгы юлы 2021" ярышы кысаларында гаиләләр арасында эстафета булып узды. Беренче урынны район күләмендә дә шактый уңышларга ирешкән Түбән Шытсу авылыннан Гомәровлар гаиләсе алды. Икенче урынга шулай ук Түбән Шытсу авылыннан Хәбибрахмановлар гаиләсе лаек булды. 3-4 урыннарны Елыш авылыннан Сабировлар һәм Хәбибрахмановлар гаиләсе үзара бүлеште. Барлык гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Түбән Шытсу авылында "Чаңгы юлы 2021" ярышлары булып узды. Чарада укучылар, оешма эшчеләре, җитәкчеләр актив катнашты.
Балалар иҗат үзәгендә "Талант Фест" дип аталган конкурс фестиваль булып узды. Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары актив катнашты.
Түбән Шытсу төп мәктәбендә "Тамчы шоу" чарасы үткәрелде. Бәйге туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.
Югары Шытсу авылында дәүләт программасы нигезендә йорт төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә эчке өлешендә эшләр бара.
Югары Шытсу авылы мәдәният йортында аэробика түгәрәге эшләп килә. Авыл халкы рәхәтләнеп түгәрәккә йөриләр, сәламәтлекләрен ныгыталар.