Югары Шытсу авыл китапханәсендә балалар өчен чыгарылган журналлар белән танышуга кагылышлы тематик сәгать үткәрелде.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә Саба урман хуҗалыгы, яр буйларын ныгыту максатыннан, барлыгы 10 гектар җиргә агачлар утыртты.
Елыш авылында Югары Шытсу мәдәният йорты һәм Елыш авыл клубы белән берлектә балалар катнашында концерт булып узды.
Югары Шытсу авылында Елыш һәм Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балалар катнашында концерт булып узды. Барлык чыгышлар тамашачы тарафыннан би җылы кабул ителде.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә үзара салым акчасына юлларны ремонтлау эше башланды. Эшне ООО "Рамазан" оешмасы башкара. Барлыгы 245 метр юлга таш җәеләчәк.
Югары Шытсу китапханәсендә танылган язучы һәм рәссам Е.И. Чарушинга багышланган чара булып узды.
Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре республика күләмендә үткәрелгән конкурста беренче дәрәҗәдәге дипломга лаек булдылар.
Түбән Шытсу төп мәктәбендә ремонт эшләре дәвам итә. Эшне ООО "Ремонтстройсервис" оешмасы башкара.
Югары Шытсу авылында яшьләр көненә багышланган волейбол ярышы булып узды. Ярыш дәвамында мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән концерт куелды. Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә: 1.Тимершык 2.Сатыш 3. Шытсу. Җинүчеләргә грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды.