ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2022 ел
якшәмбе

Югары Шытсу авылы зиратында "Шытсу" авыл хуҗалыгы ярдәме белән агачларны кисү эше башкарылды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Казан шәһәрендә "Нечкәбил" конкурсының финал этабы булып узды. Югары Шытсу авылыннан Шарифуллин Гөлнар "Иң нечкәбил" исеменә лаек булып җиңүчеләр рәтенә керде. Шарифуллина Гөлнар һәм аның гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

19
ноябрь, 2022 ел
шимбә

Түбән Шытсу авылында КФХ "Хабибрахманов" үгезләр симертү крестьян фермер хуҗалыгы эшләп килә. 2019 елда алар грант отып үз эшләрен ачып җибәрделәр. Бүгенге көндә фермада мал тоту өчен бөтен уңайлыклар тудырылган. Хабибрахмановлар зур тырышлык белән алга атлыйлар.Хөкүмәтебез дә аларга хәер хаклы.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Саба дулкыннары телерадио компаниясенең "Мәктәпләр тормышыннан" тапшыруында Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары катнашты. Алар үзләренең һөнәрләрен тыңлаучыларга җиткерделәр.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

"Шытсу" командасы мини-футбол буенча район чемпионатында актив катнаша. Команданың чираттагы уены 23 ноябрьдә Кибәче командасына каршы булачак. Командага уңышлар телибез!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу авыл җирлеге командасы "Саба таңнары" призына үткәрелгән көрәш турнирында тулы составта катнашты. Команда 7 нче урынга лаек булды. Шәхси нәтиҗәдә Загидуллин Айнур 70 кг.үлчәүдә 3 нче урынга лаек булды. Шавалиев Инсаф 4 нче.  Котлыйбыз!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу мәдәният йортында балалар катнашында "Бердәмлектә көч" дип исемләнгән концерт булып узды. Тамашачаларга концерт бик ошады. Балалар һәм әти-әниләр бик канәгать калдылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу авыл мәдәният йорты мөдире Шарифуллина Гөлнар һәм аның гаиләсе "Нечкәбил" конкурсының зона этабын уңышлы гына үтеп бүгенге көндә финал турына әзерләнә. Финал 26 ноябрь көнне Казан шәһәрендә булачак. Аңа уңышлар телибез.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу авыл җирлегендә 2023 нче ел өчен үзара салым акчаларын җыю эше төгәлләнде. Барлыгы 418 600 сум акча тупланды. Әлеге акчаларга Югары Шытсу авылында юл ремонты һәм шулай ук зират коймаларын алыштыру, Түбән Шытсу һәм Елыш авылларында урам юлларын ремонтлау планташтырыла. Үз вакытында акчаларны тапшырганнары өчен авыл халкына рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

В д.Верхние Шитцы завершен ямочный ремонт дороги по ул.Ленина. Работа выполнена за счет грантовых средств. Работу выполнил ООО "Рамазан".

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International