Югары Шытсу авылы мәдәният йортында балалар чыршысы узды. Яңа ел-иң яраткан һәм күптән көтелгән бәйрәм. Ә балалар өчен, Яңа ел – ул чын әкият, тылсым һәм бик күп сюрпризлар! Клубта балаларча көлү һәм шатлык хөкем сөрде. Алар уен дөньясына, күңелле һәм мавыктыргыч дөньяга киттеләр, анда үзләренең җитезлеген һәм тизлеген күрсәтә алдылар. Уеннарда балалар бик теләп катнаштылар. Чара җылы, күңелле һәм дустанә атмосферада узды. Барысы да яхшы күтәренке кәеф һәм күтәренке рух алды. Уеннарда һәм конкурсларда катнашканнары өчен балалар татлы призлар алдылар.
Елыш авыл клубында Яңа Ел лотереясе узды. Лотерея оттырышсыз булды, яңа ел шаяртулары белән үрелеп барды, барлык катнашучылар да призлар һәм бәйрәм кәефе алды.
Түбән Шытсу авылы мәдәният йортында 2 январь көнне балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрелде. Балалар өчен чыршы бәйрәме -Яңа елны бәйрәм итү символы, ул тылсым, әкият, Кыш Бабай һәм Кар кызы, шулай ук чыршы астында күптән көтелгән бүләкләр белән ассоциацияләнә. Мәдәният хезмәткәрләре бай эчтәлекле программа әзерләделәр. Балалар уйнадылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр алды.
31 декабрь көнне Түбән Шытсу һәм Югары Шытсу авылы мәдәният йортында бал-маскарад булып узды. Мәдәният хезмәткәрләре авылның актив кешеләре белән кызыклы һәм бай эчтәлекле программа әзерләгәннәр. Яңа ел конкурслары, күңелле уеннар күп булды. Җиңүчеләрне призлар көтте. Күңелле музыка, яхшы кәеф, Кыш Бабай һәм Кар кызы котлавы барлык катнашучыларга ел буена җитәрлек дәрт һәм энергия бирде. Кичә Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды. Яңа 2026 нчы ел котлы булсын!
28 декабрь көнне Югары Шытсы мәдәният йортында Яңа Ел лотереясе булып узды. Бу чара инде күптәннән традициягә әверелде, һәм авыл халкы бик теләп катнаша, бөтен гаиләләре белән килә, чөнки бу кичне һәркемгә приз бирелә. Лотерея концерт номерлары һәм алып баручыларның шаяртулары белән үрелеп барды. Шулай ук бәйрәмебезне тагын да яктырак итәргә ярдәм иткән иганәчеләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Барысы да, катнашучылар да, оештыручылар да уздырылган вакыттан канәгать калдылар.
Түбән Шытсу мәктәбендә Беренче сыйныф укучыларын Россия Бөркетләренә багышлау тантанасы узды. Беренче сыйныф укучыларын «Россия бөркете» нә багышлау — тантаналы чара, аның барышында укучыларны «Россия бөркете»иҗтимагый оешмасы сафларына алалар. Чара актив, дус һәм җаваплы гражданнар тәрбияләүгә, Ватанга мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек һәм белемгә омтылыш тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек бара. Тиздән бөтен кеше дә көткән Яңа ел килеп җитәчәк. Яңа ел-күпләр көткән һәм яраткан бәйрәм генә түгел. Яңа ел-могҗиза көтү, узып баручы елга йомгак ясау, киләчәккә планнар. Бәйрәм атмосферасын булдыру өчен җирлек бинасы янындагы территориядә кар һәм боздан фигуралар әзерләнгән.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген камилләштерүгә керткән өлеше өчен Түбән Шытсу авыл җирлеге секретаре Хабибрахманова Фәнзия Сәүгән кызы, Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек һәм алга таба уңышлар телибез!
9 декабрь көнне Югары Шытсы мәдәният йорты хезмәткәрләре - филиал җитәкчесе Шәрифуллина Гөлнар һәм сәнгать җитәкчесе Шәрифуллин Илшат, Пушкин картасы буенча чара үткәрделәр. Укучылар милли курайда уйнарга өйрәнделәр. Чара аларга бик ошады.
5 декабрь-Волонтер көне. Түбән Шытсу мәктәбендә волонтер Мөхетдинова Сария апа белән очрашу оештырылды. Ул СВО волонтеры. Солдатлар өчен бик күп матраслар,мендәрләр, эчке киемнәр әзерли. Ул үзенең эшчәнлеге, ярдәм итүче оныклары - безнең мәктәп укучылары Язилә һәм Ясминә турында сөйләде. Без барыбыз да аңа зур ярдәме өчен рәхмәтле.