Хөснуллин Гасим Хөснулла улы 1934 елның 28 октябрендә Түбән Шытсу авылында дөньяга килә. Гасим абыйның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, күп авырлыклар, ятимлек күреп үсә ул.
Гасим абый 1950-1953 елларда Саба районы Илшат колхозында хисапчы булып эшли башлый.
1953-1956 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
1956-1959 елларда шул ук колхозда гади колхозчы.
1960-1965 елларда Саба районы “1-Май” колхозында ферма мөдире.
1965-1968 елларда шул ук колхозда техника буенча хисапчы.
1968-1973 елларда зоотехник-селекционер.
1969 елда читтән торып зоотехник белеме буенча Минзәлә совхоз техникумын тәмамлый.
1973 елның 20 июнендә аны хезмәт ияләре депутатларының Түбән Шытсу авыл Советы башкарма комитеты председателе итеп сайлыйлар. Хезмәттә бик тырыш, тынгысыз була. 1976 елда ,авыл Советына җиткерелгән планнарны арттырып үтәгән өчен, аны район мактау тактасына кертәләр.
1977 елның 7 июлендә аны “1-Май” колхозы КПСС башлангыч оешмасы секретаре булып сайлана, ул бу хезмәттә 1990 елга кадәр хезмәт куя.
1991-1995 елларда колхоз рәисенең терлек азыгы әзерләү буенча урынбасары булып эшли. 1995 елдан лаеклы ялда.
Эшләү дәверендә Гасим Хөснулла улы эш сөючән, тырыш, гадел, оештыру сәләтенә ия булган җитәкче була. Күп тапкырлар авыл Советы депутаты булып сайлана.
Авыл хуҗалыгында күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен 29.08.1986 елда Гасим абый “Хезмәт батырлыгы” медале белән бүләкләнә.
29.12.1989 елдан - “Хезмәт ветераны” исемен йөртә.
Гасим абый тормыш иптәше Фирая апа белән 1 ул тәрбияләп үстерәләр. Аларның -3 оныгы, 4 оныкчыклары бар.
Бүгенге көндә Гасим абый тормыш иптәше Фирая апа белән Түбән Шытсу авылында улы Васил, килене Рушания тәрбиясендә гомер кичерә.
Киң күнелле, ярдәмчел Гасим абый күршеләренә һәм авылдашларына гел игелек кылып яши, шуна күрә аны авылдашлар бик хөрмәт итә.
Түбән Шытсу авылында йортлар төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә 2 йортта да эчке эшләр башкарыла.
Галиахметова Хәдия Габдулла кызы 1934 елның 16 октябрендә Саба районы Югары Шытсу авылында дөньяга килә. Хәдия апаның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, күп авырлыклар күреп үсә ул. 1959 елда Югары Шытсу авылы егете Моктасим абыйга кияүгә чыга. Аш-суга, кул эшләренә уңган килен була Хәдия апа.
Моктасим абый белән алар бик тәртипле 4 кыз устергәннәр. Бүгенге көндә балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар.
Хәдия апа бала чагыннан зурларга ияреп колхоз басуына чүп утарга йөргәннәрен хәзер дә искә алып сөйли. Гомер буе“Беренче Май”колхозында төрле эшләрдә, соңрак терлекчелектә эшләп лаеклы ялга чыккан.
Хәдия апаның бүгенге көндә 8 оныгы, 5 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта ул Югары Шытсу авылында кызлары, кияүләре, оныклары тәрбиясендә гомер итә.
Күршеләр һәм авылдашлар белән яхшы мөгәлләмәдә, шуна күрә Хәдия апаны авылдашлары бик хөрмәт итә.
Без Хәдия апага балаларының, оныкларының, оныкчыкларының игелеген күреп, бәхетле картлык кичерүен телибез.
Югары Шытсу китапханәсендә "Рәшит Бәшәр - балаларның яраткан язучысы" исеме астында әдәби сәгать үткәрелде. Балалар бик теләп әлеге язучының иҗаты белән якыннан таныштылар.
Түбән Шытсу мәдәният йортында "Буыннар тарихы - гаилә ядкаре" фестиваль конкурсының район этабы үткәрелде. Әлеге чарада Түбән Шытсу авыл җирлегенә кергән учрежденияләр чыгышы тәкъдим ителде. Конкурс-фестиваль нигезенә Нигматҗан бабай нәселе, Елыш авылыннан Рамазановлар гаиләсе алынды. Алар бай эчтәлекле чыгыш тәкъдим иттеләр. Айдар Рамазанов тамашачыларны һәм комиссияне үз эченә 800 дән артык кешене алган зур шәҗәрә белән таныштырды.
Югары Шытсу авылында үзара салым хисабына балалар мәйданчыгы урнаштыру эше төгәлләнеп килә. Эшне "ПМК-159" ҖЧҖ оешмасы башкара.
Түбән Шытсу авылында яшәүче Калимуллин Заһидулла Калимулла улы 1929 елның 5 октябрендә Саба районы Түбән Шытсу авылында дөньяга килә. Заһидулла абыйның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, күп авырлыклар күреп үсә ул. Заһидулла абый яшьли авыл агайлары белән тубал киеп орлык чәчә, ат көтүе дә көтә, ат, үгез җигеп сука да сукалый.
1956 елның 9 маенда Түбән Шытсу авылы кызы Сәвиягә өйләнә.
Гаиләдә бер-бер артлы дүрт бала дөньяга килә. Бүгенге көндә балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар. Заһидулла абыйның 8 оныгы, 13 оныкчыгы бар. Ул улы Ринат, килене Мәдинә тәрбиясендә гомер итә.
Заһидулла абый гомере буе колхозда төрле эшләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан. Тыл ветераны. Яшьтән карусыз, тырыш егет колхозның алдынгы эшчесе була, күп бүләкләргә, мактау кәгазьләренә лаек була.
Тәртипле, төпле акыллы, һәркемгә рәхмәтле Заһидулла абый күршеләр һәм авылдашлар белән яхшы мөгәлләмәдә, шуна күрә аны авылдашлар бик хөрмәт итә.
Түбән Шытсу мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм кичәсе үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре концерт программасын тәкъдим иттеләр. Бәйрәм иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән чәй табыны артында җанлы аралашу белән тәмамланды.
Түбән Шытсу мәктәбе 2024 елда гомуми белем бирү учреждениеләренең иң яхшы мәктәп яны участогына район смотр-конкурсында "Иң яхшы Укыту-тәҗрибә участогы"номинациясендә 2 урынны алды. Котлыйбыз!
Түбән Шытсу мәдәният йортында укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп коллективы тарафыннан бай эчтәлекле программа тамашачыга тәкъдим ителде. Бәйрәм чарасы чәй өстәл артында җанлы аралашу белән тәмамланды.