Югары Шытсу мәдәният йортында тегү-чигү, төрле кул эшләнмәләренә оста булган Сәрия Мөхетдинова, яшьләргә, балаларга мастер класс күрсәтте. Балалар бик бирелеп тыңладылар, кулларына энә, җеп алып чигеп карадылар.
Елыш авылында "Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы нигезендә эшләнелгән йорт төзелеше тәмамланды. Эшне ООО "Пмк-159" оешмасы башкарды.
Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, авылда яшәүче кешеләр Болгар шәһәренә экскурсиягә барып кайттылар. Алар тарихи урыннарда булдылар, төрле күргәзмәләргә керделәр.
Түбән Шытсу авылы мәчете манарасына яктырткыч светильниклар куелды. Караңгы вакытта мәчет манарасы якты булып ерактан күренеп, үзенә тартып торачак. Иганәче Түбән Шытсу авылы егете Галимуллин Рафиль Ризван улы.
Елыш авылында футбол уены өчен капкалар урнаштырылды. Иганәчеләр: Нургалиев Рифнур, Сабиров Райеф һәм Фәйзуллин Фәрхәд. Аларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!
Югары Шытсу авылында мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән "Моңнар кайтсын авылга" дип исемләнгән кичке уен үткәрелде. Авыл халкы, кайткан кунаклар яшьлек чорын искә төшереп җырладылар, биеделәр, шул чордагы уеннарны искә төшереп уйнап алдылар.
Югары Шытсу мәдәният йортында 35 ел техник хезмәткәр булып эшләүче Салимзянова Хания Харис кызының 60 яшьлек юбилеена багышланган чара булып узды. Бәйрәм кичәсе "Һәркем үз һөнәрендә остаз" дигән исем астында бик матур, бай эчтәлекле булып үткәрелде. Хания ханымны котларга авыл җирлеге башлыгы, хезмәттәшләре, туганнары һәм дуслары килгән иде.
Югары Шытсу авылында зират территориясен чистарту эшләре башкарылды.
Елыш авылы аша үтүче елганы чистарту, тирәнәйтү буенча эш башкарылды.
Суд карары нигезендә Түбән Шытсу авылында иске йорт сүтелә.