Елыш авыл клубында "Хезмәт төбе - хөрмәт" дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Концертта Түбән Шытсу авыл җирлегенә кергән учрежденияләр, мәктәп коллективы, мәдәният хезмәткәрләре, укучылар катнашты. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненә багышланган концерт программасы тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде.
"Гаилә белән китапханәгә" проекты кысаларында Югары Шытсу авыл китапханәсендә гаилә укуы оештырылды. Балалар әти-әниләре белән актив катнаштылар.
Түбән Шытсу төп гомуми белем бирү мәктәбендә китапханәче "Музей буйлап сәяхәт" дип исемләнгән күргәзмә-танып белү сәгате үткәрде. Укучылар яңа китаплар белән таныштылар һәм музейлар белән бәйле лекция тыңладылар.
Югары Шытсу авылы китапханәсендә "Игелекле хыял язучысы" дигән чара узды. Чара язучы В.П.Крапивинның тууына 85ел тулуга багышланган иде.
21 октябрь көнне Түбән Шытсу авыл җирлеге үзешчәннәре, мәдәният йорты, учрежденияләр коллективы «Милләт яме -йола, бәйрәмнәрдә!» дип исемләнгән фестиваль-конкурста катнашты.
Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган Фестиваль-конкурс Саба муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре коллективлары арасында үткәрелә. Һәр коллектив традицион-халык йолаларының театральләштерелгән куелышын күрсәтә.
Безнең хезмәткәрләр «Уракка төшү» халык йоласының театраль куелышы белән чыгыш ясадылар. Фестиваль-конкурс Юлбат мәдәният йортында узды.
Югары Шытсу мәдәнит йортында әтиләр көненә багышланган чара үтте. Чарада әти һәм бала катнашында кызыклы викториналар, уеннар үткәрелде. Гаиләләр бик теләп катнаштылар.
Югары Шытсу мәдәният йортында укытучылар көне уңаеннан чара үткәрелде. Алып баручылар тарафыннан кызыклы программа әзерләнгән иде. Укытучылар әлеге чарада бик теләп катнашылар.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә үзара салым хисабына юллар төзекләндерү эше төгәлләнде. Югары Шытсу һәм Елыш авылында барлыгы 157м.юл ремонтланды, Түбән Шытсуда юллардагы чокырларны тигезләү эше башкарылды. Эшне "Рамазан" ҖЧҖ башкарды.
Түбән Шытсу мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан концерт үткәрелде. Концерт программасы авыл җирлегендә урнашкан мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары катнашында башкарылды. Бәйрәм чарасы "Шытсу" авыл хуҗадыгы җәмгыяте һәм иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән чәй табынында җанлы аралашу, тәмле ризыклардан авыз итү белән тәмамланды.
Түбән Шытсу авылында корган агачлар киселеп, территория читсартылды.