ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2023 ел
шимбә

Түбән Шытсу авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды. Җыелачак үзара салым акчалары 2024 елда алдагы эшләр өчен тотылачак: Түбән Шытсу авылында һәм Елыш авылында юллар ремонты, Югары Шытсу авылында балалар мәйданчыгы. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу авыл китапханәсендә "Толерантлык - дөньяга юл" исемле, Халыкара толерантлык көненә багышланган, әңгәмә узды. Гади сүзләр белән әйткәндә, толерантлык - чит кешеләрнең үзенчәлекләрен, фикерләрен кабул итү һәм хөрмәт итү ул.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу төп мәктәбендә уңыш бәйрәме һәм ярминкә булып узды. Укучылар катнашындагы әлеге чара бик бай эчтәлекле, файдалы һәм кызыклы итеп үткәрелде. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу мәдәният йортында Рамиль Галимҗанов концерты булып үтте. Тамашачыларга концерт бик ошады.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түтән Шытсу гомуми белем бирү мәктәбендә "Россия бөркетләре" чарасы узды. Бу балаларны, педагогларны, ата-аналарны, өлкән остазларны берләштерүче 1-4 нче сыйныф укучылары өчен уникаль проект. Укучылар командада дуслары белән киләчәктә һичшиксез зур булачак кечкенә эшләргә ышаналар. Хәйриячелек, тарих, иҗат, экология һәм, әлбәттә, спорт - болар барысы да һәр яшь россияленең тормыш нормасы булырга тиеш.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

15
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

"Саба дулкыннары" телевидениясе бүген 15 ноябрь көнне "Мәктәп ТВ" тапшыруының чираттагысын тәкъдим итә. Тапшыруда сүз Түбән Шытсу төп мәктәбе турында барачак. Башлану вакыты 17.30 сәг.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

14
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

13 ноябрьдә "Ак калфак" клуб берләшмәсе һәвәскәрләре Югары Шытсу авыл китапханәсендә җыелдылар. Максатлары: җылы  носкилар бәйләп мобилизацияләнгән авылдашларга һәм якташларга ярдәм итү. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

13
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Авыл хуҗалыгы һәм халык ярдәме белән Югары Шытсу авылында зират биләмәсе чистартылды.  

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

9
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Югары Шытсу мәдәният йортында, балалар катнашында, "Дуслык күпере" дип исемләнгән концерт булып үтте. Концерт халыклар бердәмлеге көненә багышланып үткәрелде. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу авылы мәдәният йортында бильярд буенча ярыш үткәрелде. Ярышта авыл егетләре актив катнашты. Барлык катнашучыларга истәлеккә бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International