Түбән Шытсу авыл җирлеге Кыш бабайлар парадында актив катнашты. Түбән Шытсу авыл җирлеге “Кыш Бабайлар парады” чарасында делегациянең иң яхшы бизәлеше” дип аталган җигүле атлары арасында номинациядә икенче урынны алды.
Югары Шытсу мәдәният йортында, шул авыл егете Гайбадуллин Наиль Хәбир улы себерке бәйләү буенча мастер класс күрсәтте. Ул әлеге эш процессын бик тырышып, барлык нечкәлекләре белән аңлатты.
Доярка ООО СХП "Шытсу" Мавлетова Гульзира Миннехановна удостоина благодарностью Министерства сельского хозяйства РФ - за многолетний добросовестный труд в системе агропромышленного комплекса. От всей души поздравляем!
Югары Шытсу авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы Бәдретдинов Фәнил Хәлил улына, әти-әнисе исеменә командирлары тарафыннан рәхмәт хаты җиткерелде. Алга таба да югары дәрәҗәләргә ирешеп, исән-имин әйләнеп кайтуын теләп калабыз.
Югары Шытсу авылы халкы тырышлыгы белән мобилизациядә булган егетләргә гуманитар ярдәмнең чираттагысы оештырылды. Кием-салым, җылы носкилар бәйләнде, азык-төлек җыйналды. Барлык булышлык күрсәтүчеләргә зур рәхмәт. Ярдәм итү эше алга таба дәвам ителә.
Түбән Шытсу авылында авария хәлендә булган иске кибет бинасын сүтү эше бара.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә ҖЧҖ "Сабино" оешасы үз эшчәнлеген дәвам итә. Теплицалар комплексында көндәлек эш алып барыла. Җиләк үстерү буенча эшчәнлек күзгә күренеп үзгәрә, озакламый беренче уңышлар алыначак.
Россиядә 9 декабрьдә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу Россия Федерациясенең истәлекле датасы - Россия империясенең иң югары хәрби бүләге - Изге Георгий Орденын оештыруга багышланган. Бу көнне Түбән Шытсу авыл җирлегендә учреждение хезмәткәрләре һәм балалар каһарманнарга чәчәк салдылар һәм хөрмәт күрсәттеләр.
Түбән Шытсу мәчетендә иганәчеләр, авыл халкы ярдәме белән ремонт эшләре бара. Мәчеттә тәһарәтханә эшләнелә һәм бинаны газ белән җылыту өчен тиешле җиһазлар урнаштыру эше башкарыла.
26 ноябрь көнне Югары Шытсу мәдәният йортында әниләр көненә багышланган "Барысы өчен дә рәхмәт Сиңа" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Әлеге бәйрәмгә уллары махсус хәрби операциядә булган атказанган уллар, кызлар үстергән әниләр һәм балалары чакырылды.