Түбән Шытсу мәдәният йортында бәйрәм концерты узды. Барлык катнашучылар да сөйкемле ханымнарны 8 Март белән котладылар, җырлар җырладылар, биеделәр.
Түбән Шытсу авыл җирлеге волейбол буенча хатын-кызлар командасы Сатыш авылында иптәшләрчә уеннарда катнашты.
Түбән Шытсу төп мәктәбендә "Ялкын" һәм "Салават күпере" журналлары редакциясе хезмәткәрләре белән очрашу булып узды. Очрашу барышында укучылар матур чыгышларын тәкъдим иттеләр, редакция хезмәткәрләре үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар һәм истәлеккә бүләкләр тапшырдылар.
Югары Шытсу мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан концерт булып узды.
Елыш авыл клубында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан концерт булып узды.
СВО зонасында булганнарга гуманитар ярдәм җыелган һәм җибәрелгән.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә яшәүчеләргә һәм "Солдатка аш" акциясен оештыручыларга зур рәхмәт.
Түбән Шытсу авыл җирлегенең волейбол буенча ир-атлар командасы район чемпионатында актив катнаша.
Түбән Шытсу төп мәктәбе базасында 25 нче тапкыр Файзрахманов Мәгъсүм Фәйзи улы истәлегенә көрәш ярышлары булып үтте. Ярышта Саба, Теләче, Питрәч, Мамадыш районнарыннан барлыгы 95 көрәшче катнашты. Җиңүчеләр һәм призерлар грамота, акчалата бүләккә ия булдылар.
"Шытсу" авыл хуҗалыгы җәмгыяте бригадиры, Түбән Шытсу авыл җирлеге Советы депутаты Салихов Илгиз Хатип улы, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз!
Югары Шытсу авылында бюджет оешмалары урнашкан бинаның түбәсеннән кар төшерү буенча өмә үткәрелде. Барлык учреждения хезмәткәрләре актив катнашты.