ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

А. Кәримуллин исемендәге Саба район китапханәсендә, "Гаилә белән китапханәгә» проекты кысаларында, шоппер сумка буяу буенча мастер-класс үткәрелде. Хәзер тукыманы буяу популярлаша бара. Кулдан буяу - сезнең әйберләрегезне матур, модалы, оригиналь итүнең бик яхшы ысулы. Кичәдә катнашучыларга үз идеяләрен тормышка ашыру һәм фантазиясен күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Чара кунаклары үз дизайннары буенча сумкаларны бизәделәр. Һәрбер кунакның буяулары уникаль иде, бу аның стилен һәм характерын күрсәтте. Китапханәчеләр сумканы ничек дөрес буяуны аңлаттылар, рәсем озак дәвам итсен һәм хуҗасын сөендерсен өчен. Чара ахырында кул эшләре, мастер – класслар һәм мультипликацион фильмнар турында китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

Көзнең соңгы якшәмбесендә матур бәйрәм – Әниләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан  22нче  ноябрь көнне Саба район балалар китапханәсенең “Китап сөючеләр” клуб берләшмәсенә йөрүче укучылар өчен “Дөньядагы бердәнбер әниемә” дигән открытка ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Әниләре өчен бүләкне  укучылар  тырышып ясадылар. Китапханәчеләр әниләр көненә багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар һәм Э.Шәрифуллина, Ф. Тарханова, А. Юнысованың  әнигә багышланган шигырьләрен кычкырып укыдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

19
ноябрь, 2022 ел
шимбә

Кеше хокуклары-ул үзе һәм аның тирәсендәге кешеләр яшәгән җәмгыять кагыйдәләре. Кешеләр җәмгыятьтә , тормыш тәҗрибәсе белән билгеләнгән , күп буыннарның гореф-гадәтләре салынган кагыйдәләр, йолалар буенча яшәргә тиеш.Шул чакта бу җәмгыятьтә акыл, гаделлек, вөҗдан һәм тәртип принциплары гамәлдә булачак. Җәмгыятьтә һәрбер кешенең хокуклары бар. Ләкин аларны башкаларның хокуклары бозылмаганда гына кулланырга мөмкин. Башка кешеләрнең хокукларын хөрмәт итү – һәр кешенең бурычы. 19 ноябрьдә Олы Кибәче авыл китапханәсендә кече Кибәче авыл клубы мөдире белән берлектә «Мин бала - минем хокукларым» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Аралашу барышында балаларның үз хокукларын  ни дәрәҗәдә белүләре ачыкланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

Һәркемнең дә туган көне булган кебек, Кыш бабайның да туган көне бар икән. 18нче ноябрьдә Кыш бабай үзенең туган көнен билгеләп үтә. Кыш тылсымчысына ничә яшь икәне төгәл билгеле булмаса да, 2000 яшь чама-сы дигән сүзләр йөри. Кыш бабайның туган көн датасын балалар уйлап тапкан, чөнки нәкъ менә бу көнне Кыш бабайның биләмәсе Великий Устюгта чып-чын салкыннар башлана, кыш хакимлек итә башлый.1999 елдан бу шәһәр рәсми төстә Россия Кыш бабайның ватаны дип йөртелә.   18нче ноябрь көнне  Саба район балалар китапханәсе Саба гимназиясенең 1 “Б” сыйныф укучылары белән (сыйныф җитәкчеләре Мирзагаләмова Д.Ф.) Кыш бабайның туган көнен билгеләп үттеләр. Укучылар китапханәчеләрдән  Кыш бабайның кайда яшәгәнен, нәрсә яратканын, кем аңа ярдәм иткәнен һәм башка бик күп кызыклы мәгълүматлар белделәр. Укучыларны иң сөендергәне Кыш бабайның уйламаганда килеп керүе. Кыш бабай Байлар Сабасы бистәсенең мәйданындагы матур чыршыны карарга килгән җирдән, Саба район балалар китапханәсендә аның туган көнен билгеләп үткәннәрен белеп кергән икән. Укучылар Кыш бабайга матур теләкләр теләделәр, “Ак калач” җырын җырладылар. Кыш бабайда буш кул белән килмәгән, китапханәгә матур гына бәләкәй чыршы белән уенчыклар һәм укучыларга тәмле тәм-томнар алып килгән.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

16
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татар халкы элек-электән бәйләү белән шөгыльләнгән һәм хәзерге вакытта әлеге шөгыль яңадан популярлашты. Ә.Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсендә «Алтын куллар» клуб берләшмәсенең чираттагы утырышында мунчала бәйләү буенча мастер-класс уздырылды. Чарада катнашучылар бәйләү ысуллары буенча тәҗрибә уртаклаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

12
ноябрь, 2022 ел
шимбә

Кешенең хокуклары – кеше тугач та бирелә торган хокуклар.Кешенең төп
хокукларын куллана алу мөмкинлеге аның җәмгыять һәм дәүләт алдындагы
бурычларын үтәве белән тыгыз бәйләнгән.Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб
хезмәткәрләре 9 ноябрь көнне “ Ак калфак” клуб берләшмәсенә йөрүче
өлкәннәребез белән берлектә “ Минем бурычларым һәм хокукларым” дигән
темага хокукый мәгълүмат сәгате уздырдылар.Чарада Саба муниципаль
районы ЮХИДИ хезмәткәрләре дә катнашты.Өлкәннәребезгә юл йөрү
кагыйдәләрен искә төшереп, аларны төгәл үтәргә чакырдылар. Төрле
уеннар,ребус , кроссвордлар аша аларның белемнәрен тикшерделәр. Чара
ахырында истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

 Шәмәрдән авыл модель китапханәсе һәм Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре «Рост» Шәмәрдән лицееның 4 «Г» укучылары өчен «Карлсон, Пеппи һәм башкалар» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр, ул язучы Астрид Линдгренның тууына 115 ел булуга багышланган иде. Чара барышында балалар «Пеппи Длинный чулок» һәм «Малыш һәм Карлсон» кебек танылган әсәрләрнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, шулай ук Эмиль һәм аның сеңлесе Ида турында сөйләделәр. Шуннан соң язучы Астрид Линдгренның тормышы һәм иҗаты турында слайдлар күрсәтелде. Язучы әкиятчеләрнең иң төп бүләге – Дөньяның иң яхшы язучыларының берсе буларак, Ганс Христиан Андерсенның алтын медале белән бүләкләнде. Шулай ук балалар өчен «Наша добрая Пеппи» дигән интеллектуаль викторина оештырылды. Очрашу ахырында балалар барысы бергә «Бала һәм Карлсон» мультипликацион фильмын карадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

10
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Күңел тынычлыгын югалткан заманда яшибез. Шушы авыр вакытларны ничек сабырлык белән үткәреп җибәрергә, өметләрне өзмәскә, авырлыкларны җиңеп чыгарга һәм башка бик күп төрле сорауларга җавап табар өчен 10 ноябрь көнне район китапханәсендә “Иманга илткән юл” проекты кысаларында очрашуга Мөдәррис хәзрәт Гыймрановны чакырдык. “Диндә һәр сорауга җавап бар”дип исемләнгән беренче чарага 8,10 сыйныф укучылары чакырылды.Диннең тормыштагы роле,бала белән әти-әни арасындагы мөнәсәбәтләр, туганлык җепләре, кыз-егет мөнәсәбәтләре, тормыш кыйммәтләре һәм башка бик күп төрле сорауларга Мөдәррис хәзрәт тулы җаваплар бирде. Яхшылык, изгелек турында видео да күрсәтелде, фикер алышулар булды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

8
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

8 ноябрь көнне Ә.Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсендә «Алтын куллар» клуб берләшмәсенең чираттагы утырышы узды. Әлеге клуб берләшмәсе алтын куллы, бар эшкә дә уңган хатын-кызларны берләштерә. Биредә алар буш вакытларын файдалы итеп уздыралар: яңа һөнәрләр өйрәнәләр, бер-берсе белән аралашалар. “Саба дулкыннары”, “ТНВ - Планета” телеканаллары үткән атнада әлеге клуб берләшмәсе турында кызыклы тапшыру күрсәтеп, алар турында башкаларга да җиткерде.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

4
ноябрь, 2022 ел
җомга

Район балалар китапханәсендә көзге каникуллар дәвам итә.
Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан,  3 нче ноябрь көнне Саба гимназиясенең 4“А”, 4“Б”, 4“Д”, 5 “Д”  сыйныф укучылары өчен “Безнең уен” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрелде. Уен 5 өлештән торды: “Күңел ачкычы”, “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, “Милли ашлар”,  “Бию көйләре” һәм “Туган ягым Татарстан”. Укучылар бер дә сынатмадылар, актив катнашып, биремнәргә дөрес җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International