ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Район Сабан туенда Сатыш авыл җирлеге көрәшчеләре милли көрәш буенча лаеклы чыгыш ясадылар һәм призлы урыннар алдылар.

Гәрәев Салават-1 урын 75 килограммга кадәр

Зарипов Ирек-75 кг кадәр 2 урын

Билалов Артур-60 кг кадәр 1 урын

Гәрәев Фәнис-65 килограммга кадәр 2 урын

Зарипов Адель-1 урын 45 кг

Гарипов Язнур-75 килограммнан артык 2 урын.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

15
июнь, 2019 ел
шимбә

Сатыш авылы мәчете имам- хатыйбы Алмаз хәзрәт Галимҗанов Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе укучыларына Ислам дине хакында сөйләде һәм укучыларның сорауларына җавап бирде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлеге территориясендә урнашкан барлык янгын гидрантларын МЧС хезмәткәрләре белән берлектә тикшерү үткәрелде. Барлык янгын гидранты эшли.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Саба аграр көллияте студентлары Сатыш авыл җирлеге территориясендә үлән чабалар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Саба муниципаль районы чемпионатында Сатыш авыл җирлегеннән "Сатыш" командасы катнаша. Беренче уенда «Сатыш» командасы «Лесхоз» командасы белән очраштып 2-1 исәбе белән җиңде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлегендә  Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Бәйрәм мәйданында төрле кызыклы уеннар үткәрелде. Концерт программасы белән Булат һәм Дилә Нигматуллиналар чыгыш ясады.

 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

26
май, 2019 ел
якшәмбе

25 май көнне Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте. Быел мәктәпне 11 сыйныфтан 10 бала, 9 сыйныфтан 14 бала тәмамлыячак.  

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

25 май көнне ООО "Саба" Сатыш бүлекчәсе Сатыш авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен ифтар оештырды. Бәйрәмне оештыручы  Саубанов Фәрхәт Корбангали улына рәхмәтебезне белдерәбез

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

24 май көнне Саба район мәдәният йортында "Саба Тукайны укый"дип исемләнгән VII Бөтендөнья әдәби марафон һәм әдәби марафон катнашучыларын хөрмәтләү тантанасы булып узды. Марафонда Сатыш авыл җирлегенең китап сөючеләр катнашты һәм диплом белән бүләкләнде. Марафонда шулай ук Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Фаил Фәхим улы да катнашты.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

22
май, 2019 ел
чәршәмбе

18-19 май көннәрендә Халыкара музейлар көне уңаеннан Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда «Музейлар төне – 2019» акциясе үткәрелде. Авыл халкында сакланган төрле көнкүреш әйберләре һәм инструментлар күргәзмәсе оештырылды. Көндезге сәгатьләрдә «минем динем – Ислам» дигән чара үткәрелде, анда Сатыш авылының элеккеге имамы Габделәхәт Шакир улы Шакиров укучыларга мәчет, Ислам халкының гореф-гадәтләре турында сөйләде. Кичке сәгатьләрдә Ислам мәдрәсәләре һәм бүгенге көндә яшәп килгән уку йортлары турында презентация һәм лекция оештырылган иде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International