ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

14 сентябрьдә, урман көне уңаеннан, Сатыш авыл җирлегендә агач утырту өмәсе оештырылды. Өмәдә  барлык учрежденияләр дә актив катнашты.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

6
сентябрь, 2019 ел
җомга

5 сентябрь көнне Сатыш авыл җирлеге башлыгы бүлмәсендә җирлек активы белән киңәшмә узды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

4
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Сатыш авылы спорт мәйданчыгында мини-футбол уйнар өчен иганәче- ООО "Саба" Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Сәүбәнов Фәрхәт Корбангалиевич ярдәме белән капка урнаштырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эше бара. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә Белем бәйрәме булып узды. Бу уку елында беренче сыйныфка 15 бала укырга керде. Мәктәптә барлыгы 126 бала белем алачак. Яңа уку елы котлы булсын!

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

28
август, 2019 ел
чәршәмбе

25 август көнне Сатыш авылында "2019 елгы мини футбол буенча Сатыш авыл җирлеге Кубогы" турниры булып узды. Саба һәм Теләче районнарыннан 6 команда катнашты. Ир-атлар арасында "2019 елгы мини футбол буенча Сатыш авыл җирлеге Кубогы" турниры нәтиҗәләре":
1 урын- Яшьлек (Сатыш)
2 урын- Бердәмлек (Сатыш)
3 урын- Старые Зюри  (Теләче)
4 урын- Мамалай-1 
5-6 урын- Мамалай-2 һәм Сатыш яшьләре
Иң яхшы уенчы-Билалов Артур (Бердәмлек)
Иң яхшы капкачы-Сабиров Рафис (Яшьлек) 

Турнир иганәчеләр хисабына үткәрелде. Турнир спонсорларына рәхмәт белдерәбез: ООО "Саба" Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Саубанов Ф. К. ССПК "Саба фермеры", КФХ Мостафин А. и. һәм ИП Байтурин Р.О.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

22
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Укытучыларның традицион август киңәшмәсе Ш.З. Зиннурова исемендәге Сатыш урта мәктәбе "WorldSkills" темасына күргәзмә күрсәтте.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Чәбки Саба авылында урнашкан ССППК "Сабинский фермер" җирлектәге барлык балалар бакчасына спонсорлык ярдәм күрсәтте

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлегенең барлык торак пунктларында да янгын гидрантларының яңа күрсәткечләре алыштырылды һәм куелды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

"Безнең ишегалды" дип исемләнгән конкурста Сатыш авылыннан Мусиннар гаиләсе һәм Мамалай авылыннан Гариповлар гаиләсе  катнаша. Аларга уңышлар телибез!

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International