18 октябрь көнне, Саба аграр көллияте студентлары, Бигәнәй мәдәният йортында концерт программасы белән чыгыш ясады.Авыл халкын матур концерт белән ял иттергәннәре өчен оештыручыларга һәм катнашучыларга Бигәнәй авылы халкы исеменнән рәхмәт әйтәсебез килә.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә 100 кеше катнашында татарча диктант язылды. Анда авыл җирлеге башлыгы, бюджет хезмәткәрләре, пенсионерлар, укучылар, укытучылар, әти- әниләр катнашты. Иң өлкән диктант язучы- Перегудова Роза-65 яшь,ә иң кечкенә диктант язучы- Фархуллина Ралинә-10 яшь.
5-6 октябрь көннәрендә Сатыш авылы зиратында өмәләр үткәрелде. Өмәдә катнашучылар зират территориясен чүпләрдән һәм корган агачлардан чистарттылар.
Сатыш авылы мәчетендә, "Яшьләр бистәсе" оешмасы һәм Сатыш мәчете мулласы Алмаз Галимҗанов көче белән, балалар өчен, дини дәресләр укытыла башлады. Балаларга Россия Ислам Университет шәкертләре белем бирә.
Өлкәннәр декадасы кысаларында, Сатыш авыл җирлегенә кергән авылларда мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәр өчен бәйрәм чаралары оештырдылар. Барлык пенсионерлар да үзләре эшләп чыккан оешмалардан бүләкләр алдылар.
Сатыш авылының "Кояшкай" балалар бакчасына керү юлы ремонтланды. Эшне ООО "Рамазан" һәм АО "Сабинское МПП ЖКХ" башкарды.
21 сентябрь көнне Сатыш авыл җирлегендә "Милләтләр кроссы-2019", "Татарстан кроссы-2019" ярышы булып узды. Йөгерештә мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм эшчеләре катнашты. Җиңүчеләр мактау грамоталары белән бүләкләнде.
20 сентябрь көнне, Саба районының "Лесная сказка" күңел ачу үзәгендә "Кабак бәйрәме" үтте. Бәйрәмдә Сатыш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре "Көзге уңыш" композициясе белән катнаштылар.
Чәбки- Саба авылында ССППК "Саба фермеры" 24 баш савым сыерына ферма төзи.
Сатыш авылында, гражданнарның үзара салым акчасы хисабына, Ленин урамы юлы ремонтланды. Эшне ООО "Рамазан" һәм АО "Сабинское МПП ЖКХ" башкарды.