ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

15 ноябрь көнне Сатыш мәдәният йортында Саба район электр челтәре", ,«Энергосбыт», "РУПС" учреждениеләре хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән отчет-иҗат концерты булды . Матур һәм кызыклы концерт программасы, биюләр һәм җырлар берәүне дә битараф калдырмады.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш командасы узган сезонда мини - футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатында беренче лиганы отып, бу сезонда югары лигада уйный. 14 нче ноябрь көнне сезонның беренче уены Саба - арена командасы белән булды, кызганычка каршы, җиңелделәр. Калган уеннарда уңышлар телибез! 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

"Саба таннары"газетасы призына ир-атлар арасында көрәш буенча ярышта  Сатыш авыл җирлеге көрәшчеләре лаеклы чыгыш ясадылар һәм призлы урыннар алдылар.

Гәрәев Салават-75 килограммга кадәр 1 урын

Зарипов Ирек-70 кг кадәр 1 урын

Билалов Артур-60 кг кадәр 1 урын

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылы "Кояшкай" балалар бакчасында,  балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен камилләштерү максатыннан, юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт оештырылды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлеге 9 ноябрь көнне Казан шәһәрендә узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе "Тату сыйныф серләре" дип исемләнгән конкурста актив катнашып грамотага ия булды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылы "Кояшкай" балалар бакчасында балаларда матурлыкны күрә һәм аны саклый белү сыйфаты, зәвыклылык тәрбияләү, күзаллау, фикер йөртү сәләтен үстерү максатыннан сөйләм үстерү шөгылендә киемнәрне татар орнаментлары белән бизәү оештырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә Мостай Кәримгә багышланган портрет- кичә үткәрелде.Кичәдә аның тормышы һәм иҗаты яктыртылды, әсәрләреннән өзекләр укылды,шигырьләре сөйләнелде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

25
октябрь, 2019 ел
җомга

Казанчы Бигәнәй зиратыннан алып Казанчы Бигәнәй авылына кадәр юл ремонты башланды. Төзекләндерелә торган юлның озынлыгы-1050 м.  Эшне "Мелиорация - Сервис" ҖЧҖ подрядчы оешмасы башкара .

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл китапханәсендә оешкан "Ак калфак" клубына йөрүчеләр белән "Матур булу серләре" дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Чара барышында ханымнар заманча яулык бәйләү серләренә төшенделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International