10 октябрь көнне Сатыш авыл җирлегендә «Милләтләр Кроссы – 2020» Бөтенроссия акциясе узды. Әлеге ярышта мәктәпкәчә яшьтәге балалар, Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары, бюджет организацияләре эшчеләре һәм җитәкчеләре катнашты.
Сатыш авылы "Кояшкай" балалар бакчасында "Әби кунакка килгәч" дип исемләнгән чара үтте. Балалар мәкальләрнең мәгънәләрен аңлаттылар, табышмакларга җавап таптылар, уеннар уйнадылар. Әбекәй сабыйларны татар халык ашлары белән таныштырды.
5 октябрь көнне Мамалай авыл клубында «Укытучылар, сезгә чын күңелдән рәхмәт» исеме астында укытучылар белән очрашу узды,бәйрәм табыны оештырылды. Укытучылар өчен күңелле һәм кызыклы сораулар әзерләнгән иде. Очрашу күңелле һәм җылы мохиттә узды, әмма бу очрашу соңгысы түгел бит. Чара бик матур тәмамланды.
1 октябрь көнне Сатыш авыл җирлегендәге учреждениеләр өлкәннәр көнен бәйрәм иттеләр: лаеклы ялда булган апа-абыйларга бәйрәм концерты күрсәттеләр,аларны чәй һәм тәмле ризыклар белән сыйладылар.
Сатыш авыл җирлегенең ике торак пунктында - Сатыш һәм Казанчы Бигәнәй авылларында дүрт аренда торагы төзелеше бара. Төзелешне "Кристалл" ҖЧҖ алып бара.
"Урманнарны саклыйк-2020" табигатьне саклау акциясе кысаларында Сатыш авыл җирлегенең барлык бюджет оешмалары агач утыртуда катнашты.
Казанчы Бигәнәй китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, «Ак калфак» клубы һәм клуб берләшмәсе әгъзалары белән “Көзге муллык " дип исемләнгән очрашу үткәрделәр.
Сатыш командасы Саба муниципаль районының баскетбол буенча чемпионатында катнашты.
11 сентябрь көнне Казанче Бигәнәй авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә яшьләр өчен «Аеклыкта-көч»дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр.
10 сентябрь көнне Мамалай авыл клубы мөдире «Кояшкай» балалар бакчасында «Көзге фантазияләр» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде.