ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2021 ел
җомга

 “Кояшкай” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда квест-уен үтте. Анда балалар, “Россиянең флагы һәм гербы”, “Табышмаклар”, “Россиянең данлыклы шәхесләре” дип исемләнгән станцияләргә күчеп йөреп, үзләрен тапкырлыкта сынадылар. Чараны йомгаклап һәр отряд  әлеге бәйрәмгә багышланган  плакатын чыгарды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылы "Кояшкай" балалар бакчасы балалары белән юл билгеләре иленә сәяхәт иттек. "Җәяүле", "Балалар" дигән юл билгеләре белән таныштырып, урамда юлның куркынычсыз чыгу урыннарын аңлаттык, "урам", "юл", "җәяүле юлы" төшенчәләре турында белемнәрне ныгыттык.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

13 июнь көнне  җирлегебездә шаулап – гөрләп  Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәм елда  күркәм гадәткә кергән  иң тырыш , иң уңган хезмәтчәннәрне хөрмәтләү белән башланып китте. Мәйдан уртасына   бүләкләр тапшыру өчен кыр батырлары, хезмәт алдынгылары чакырылды. Тантаналы өлештән соң мәдәни-спорт чаралары башланып китте. Абсолют батыр булып үзебезнең  Сатыш авылы егете   Динар Маннанов  калды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлегенең барлык авылларында  "бирнә җыю" дип исемләнгән Сабантуйга бүләкләр «бирнә җыю»оештырдылар.Авыл халкы үзләренең юмарт бүләкләрен, балаларга тәм - томнарын чыгардылар. Җылы сүзләр, иминлек, уңышлы ел теләкләре яңгырады. Җыентыкчылар һәркемгә күңелле җырлары белән рәхмәтләрен белдерделәр, бәйрәм чарасына җәлеп итеп, Сабантуйга чакырдылар. Күңелле, бай бәйрәм булды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

17
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Мамалай авыл клубында Балаларны яклау көне уңаеннан «Исәнме, җәй!» дип исемләнгән балалар сабантуе оештырылды. Чүлмәк вату, таяк һәм аркан тарту, капчык киеп йөгерү, конкурслар - барлык бу ярышларда балалар зур энтузиазм белән катнаштылар. Җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә бар иде, әмма берәү дә кәефен төшермәде, бәйрәм кәефе Сабантуй азагына кадәр сакланды. Бәйрәм чәй табыны артында тәмле коймак белән тәмамланды. Балалар өйләренә яхшы кәеф һәм бүләкләр белән таралыштылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Җәйнең беренче көнендә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу балалар өчен иң шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе генә түгел, ә өлкәннәргә бу » балачак» чоры турында искә төшерү дә. 1 июнь көнне Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Ромашка « балалар бакчасы балалары белән » Ах, бу искиткеч вакыт! « дип  исемләнгән бәйрәм үткәрделәр.Чара башында бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, аларга мавыктыргыч җәйне  күңелле итеп үткәрүләрен теләделәр. Чарада катнашучылар җитезлек, тизлек ,игътибар буенча төрле конкурсларда көч сынаштылар. Уеннар, җырлар, биюләр булды. Бәйрәм ахырында балалар асфальтта төсле акбурлар белән рәсемнәр ясадылар. Барысына да бүләкләр тапшырылды. Бу көн алар өчен онытылмаслык, шатлыклы көн булды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

30
май, 2021 ел
якшәмбе

29 май көнне Мамалай авыл клубында Бигәнәй китапханәсе белән берлектә, А. Невскийның тууына 800 ел тулуга багышланган «А. Невскийны искә алу көне» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Әңгәмә барышында китапханәче һәм клуб мөдире тарихи биографиясе һәм гажәеп шәхесе белән таныштырдылар. Александр Невский-дәүләт эшлеклесе, бөек полководец һәм Рус Жире сакчысы, ул бер генә сугышта да оттырмаган. Ул хәрби батырлык белән генә түгел, зирәклеге белән дә дан тоткан. Чарада аның Невск сугышында һәм боз остендәге сугышта жинүләре, үз халкын саклап, дошманнар белән батырларча көрәшүе турында белделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

26
май, 2021 ел
чәршәмбе

25 май көнне Сатыш авылының спорт мәйданчыгында мини - футбол буенча "Күн туп" турниры узды. Турнирда Сатыш, Тимершык, Юлбат, Түбән Шытсу авыл җирлекләреннән 7 команда катнашты.

 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

"Сатыш авылында авыл мәдәният йорты төзелеше" объекты буенча тышкы яктырту төзү-монтаж эшләре башкарыла. Эшне подрядчы оешма "КазСпецМонтаж"ҖЧҖ башкара.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Бүгенге көндә Сатыш авылында күперне реконструкцияләү эшләре бара.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International