Кешенең хокуклары – кеше тугач та бирелә торган хокуклар.Кешенең төп
хокукларын куллана алу мөмкинлеге аның җәмгыять һәм дәүләт алдындагы
бурычларын үтәве белән тыгыз бәйләнгән.Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб
хезмәткәрләре 9 ноябрь көнне “ Ак калфак” клуб берләшмәсенә йөрүче
өлкәннәребез белән берлектә “ Минем бурычларым һәм хокукларым” дигән
темага хокукый мәгълүмат сәгате уздырдылар.Чарада Саба муниципаль
районы ЮХИДИ хезмәткәрләре дә катнашты.Өлкәннәребезгә юл йөрү
кагыйдәләрен искә төшереп, аларны төгәл үтәргә чакырдылар. Төрле
уеннар,ребус , кроссвордлар аша аларның белемнәрен тикшерделәр. Чара
ахырында истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Шәмәрдән авыл модель китапханәсе һәм Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре «Рост» Шәмәрдән лицееның 4 «Г» укучылары өчен «Карлсон, Пеппи һәм башкалар» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр, ул язучы Астрид Линдгренның тууына 115 ел булуга багышланган иде. Чара барышында балалар «Пеппи Длинный чулок» һәм «Малыш һәм Карлсон» кебек танылган әсәрләрнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, шулай ук Эмиль һәм аның сеңлесе Ида турында сөйләделәр. Шуннан соң язучы Астрид Линдгренның тормышы һәм иҗаты турында слайдлар күрсәтелде. Язучы әкиятчеләрнең иң төп бүләге – Дөньяның иң яхшы язучыларының берсе буларак, Ганс Христиан Андерсенның алтын медале белән бүләкләнде. Шулай ук балалар өчен «Наша добрая Пеппи» дигән интеллектуаль викторина оештырылды. Очрашу ахырында балалар барысы бергә «Бала һәм Карлсон» мультипликацион фильмын карадылар.
Күңел тынычлыгын югалткан заманда яшибез. Шушы авыр вакытларны ничек сабырлык белән үткәреп җибәрергә, өметләрне өзмәскә, авырлыкларны җиңеп чыгарга һәм башка бик күп төрле сорауларга җавап табар өчен 10 ноябрь көнне район китапханәсендә “Иманга илткән юл” проекты кысаларында очрашуга Мөдәррис хәзрәт Гыймрановны чакырдык. “Диндә һәр сорауга җавап бар”дип исемләнгән беренче чарага 8,10 сыйныф укучылары чакырылды.Диннең тормыштагы роле,бала белән әти-әни арасындагы мөнәсәбәтләр, туганлык җепләре, кыз-егет мөнәсәбәтләре, тормыш кыйммәтләре һәм башка бик күп төрле сорауларга Мөдәррис хәзрәт тулы җаваплар бирде. Яхшылык, изгелек турында видео да күрсәтелде, фикер алышулар булды.
10 ноябрь көнне А. Каримуллин исемедәге Саба район китапханәсендә язучы һәм тәрҗемәче Лирон Хәйдәр улы Хәмидуллинның тууына 90 яшь тулу уңаеннан “Өлкәннәр” кулбы әгъзаларына әдәби сәгать үткәрелде.Чара барышында китапханәче Л. Хәмидуллинның иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды. Л. Хәмидуллин әдәби иҗат эшен алтмышынчы елларның ахырларында хикәяләр язудан башлавы, иҗат эшчәнлегенең төп юнәлеше – әдәби тәрҗемә итү,1982 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелү, шулай ук 1977 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы булуы турында әйтелеп узды. Чара ахырында язучының иҗатына багышланган китап кэргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Нәрсә ул яхшылык һәм шәфкатьлелек? Бу сүзләрнең мәгънәсе нидә? Уйлап карасак,шәфкатьлелек – авыр чакта бер – береңә ярдәмгә килү, яхшылык эшләргә омтылу. Иләбәр авыл китапханәсе һәм авыл клубына йөрүче өлкәннәребез нинди генә чаралар булса да читтә калмыйча актив катнашып киләләр.Мобилизацияләнгән авылдашларыбызга ярдәм йөзеннән, шәфкатьлелек акциясенә кушылып йон оекбашлар бәйләделәр.Изге теләкләрен теләп бәйләнгән оекбашлар үз ияләрен табар дигән өметтә калдылар.
9 нчы ноябрь көнне, “Әдәби алан” проекты кысаларында, район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Саба гимназиясенең 2 “Д” һәм 3 “А” сыйныф укучылары өчен тематик сәгать үткәрделәр. Чарада октябрь аенда китапханәнең шәхси инстаграм, вконтакте битләренә куелып барган табышмакларга күзәтү ясалып, укучылар табышмакларның җавапларын махсус “Әдәби алан”дәфтәренә яздылар.
8 ноябрь көнне Ә.Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсендә «Алтын куллар» клуб берләшмәсенең чираттагы утырышы узды. Әлеге клуб берләшмәсе алтын куллы, бар эшкә дә уңган хатын-кызларны берләштерә. Биредә алар буш вакытларын файдалы итеп уздыралар: яңа һөнәрләр өйрәнәләр, бер-берсе белән аралашалар. “Саба дулкыннары”, “ТНВ - Планета” телеканаллары үткән атнада әлеге клуб берләшмәсе турында кызыклы тапшыру күрсәтеп, алар турында башкаларга да җиткерде.
8 ноябрьдә Саба район үзәк китапханәсендә ТР Язучылар берлегенең «Үлемсез әдәби полк» проекты командасы (Президентның Мәдәни инициативалар Фонды ярдәме белән тормышка ашырыла) чыгыш ясады. Китапханәчеләр рус телендә иҗат иткән фронтовик язучылар, аларның прозаик әсәрләреннән өзекләр уку, «Реплика» әдәби-музыкаль театры режиссеры Владимир Нежданов һәм «Реплика» театры артисты, язучы Александр Аввакумов башкаруындагы шигырьләр,
әсәрләрдән өзекләр уку зур кызыксыну уяттылар. Әлеге чыгышлардан соң очрашуда катнашучылар Анатолий Мелузников, Геннадий Паушкин, Валерий Синев, Юрий Белостоцкий, Сергейфремов, Игорь Толстой, Виктор Костригин, Алексей Королевның иҗатлары белән танышу нияте турында белдерделәр, аларның китапларын укырга алды.
Соңыннан Зәйнуллина Галина Саба район китапханәсенә «Имам Газали» һәм «Ибн Рушд»китапларын ,ә Аввакумов үзенең «Казан өчпочмагы» романын бүләк итте.
Район балалар китапханәсендә көзге каникуллар дәвам итә.
Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан, 3 нче ноябрь көнне Саба гимназиясенең 4“А”, 4“Б”, 4“Д”, 5 “Д” сыйныф укучылары өчен “Безнең уен” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрелде. Уен 5 өлештән торды: “Күңел ачкычы”, “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, “Милли ашлар”, “Бию көйләре” һәм “Туган ягым Татарстан”. Укучылар бер дә сынатмадылар, актив катнашып, биремнәргә дөрес җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр.
Укучыларның көзге каникулларын файдалы уздыру максатыннан мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар уздырыла.3 ноябрь көнне Эзмә урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары Иләбәр авыл клубы һәм китапханәсенә экскурсиягә килделәр.Китапханә белән танышканнан соң укучылар белән берлектә “ Табигатне саклау үзебездән тора” дигән исем астында экологик сәгать узды.Чарада катнашучыларга экология темасына багышланган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Укучылар чара барышында табигатьне өйрәнү темасына кирәкле мәгълүмат тупладылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр.Чарада Саба районы баш экологы Билалов Ришат Мидехәт улы катнашып, укучыларга тирә – як табигатьне саклау максаты белән, чишмә – елгаларны чистартып торырга, агачлар утыртырга кирәклеге турында аңлатты.Укучыларның сорауларына тулы җаваплар бирде, истәлекле бүләкләр тапшырды.Чара тәмамлангач укучылар клуб мөдире оештырган хәрәкәтле уеннарда катнаштылар.