Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен иң яраткан һәм мавыктыргыч шөгыльләрнең берсе-әвәләп ясау. Бу сәнгать иҗатының иң үзенчәлекле төре. Бала үзе ясаган әйберне күрә дә, тотып та карый, кулга алып кирәк булган саен үзгәртә дә ала.
Бүгенге дәреснең темасы: "уенчыклар өчен чәй сервизы".
Ватанны саклаучылар көне якынлаша. Ватанны саклаучылар - ул безнең егетләр, илебезне якларга әзер булып үсәчәк солдатлар.
Киләчәктә аларның һәркайсына армиябезнең нинди булуы бәйле.
Бүген без уен - викторина уздырдык, ә ул берничә турдан торды.
Уен барышында без балаларыбызның нинди җитез һәм кыю булуларын күрдек.
"Тургай волонтеры" программасын тормышка ашыру кысаларында, "карлы юллар"акциясе узды.
Балалар Бөек Ватан сугышы ветераны Радионова Нина янына бардылар. Балалар ишегалдын кардан чистартырга булышты һәм хуҗалык корылмаларына юл ачты.
Барысы да канәгать калды.
Әвәләп ясауны балалар бик ярата. Эшләнмәләрне пластилиннан, полимер балчыктан, тозлы камырдан, гипстан башкарырга була. Без бүген балалар белән тозлы камырдан, таяктагы әтәч пешердек. Камыр — төрле фигуралар һәм композицияләр ясау өчен искиткеч пластик материал: нәфис, йомшак. Һәм менә нинди матур әтәчләр килеп чыкты!!!
Балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү-бөтен җәмгыять проблемасы, балалар учреждениеләренең өстенлекле бурычларыннан берсе. Аны уртак көч белән генә хәл итеп була. Шуңа күрә ЮХИДИ инспекторлары белән очрашулар һәрвакыт актуаль һәм мөһим.
Бүген, юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатыннан, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Саба районы буенча бүлегенең профилактика бүлеге начальнигы Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл-патруль хезмәте инспекторы Мәҗитов Фаил Зөфәр улы һәм Икшермә авыл җирлеге полиция участок инспекторы Сәхәбиев Алмаз Альберт улы белән очрашу үткәрелде.
«Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр «Оста куллар» түгәрәгендә шөгыльләнәләр. Барлык балалар да чәчәкләр ярата. Ә тагын да күбрәк алар аларны үзләре булдырырга яраталар. Приютта тәрбияләнүчеләр белән "Оста куллар" түгәрәгендә без изолоннан "лилия" чәчәкләрен әзерләп бетердек. Чәчәкләр бик матур килеп чыкты.
Кышкы каникуллар вакытында балалар «Саба» бассейнында булдылар. Мондый сәфәрләр элек тә булды, шуңа да карамастан, балалар аларны түземсезлек белән көтә. Балалар өчен бассейнга бару һәрвакыт зур шатлык. Безне бассейн хезмәткәрләре каршы алды, инструктаж үткәрделәр, киенү-чишенү бүлмәләре, душ бүлмәләре күрсәттеләр, балаларның иминлеген күзәттеләр. Рәхмәт аларга!
Балалар яхшы ял иттеләр, су коендылар.
Һәр Яңа ел безнең приютка үзенең сихри яңалыгы белән килә. Быел да приют ишеген ачып керүгә сихер дөньясы үзенә җәлеп итте. Һәр кешене матур итеп бизәлгән чыршы каршы ала, чыршыдан утлар бөтен коридорга таралып җемелдәшәләр. Балалар, тәрбиячеләр тырышлыгы белән ясалган уенчыклар күз явын алып, сихри дөньяга өнди. Балалар төрледән-төрле карнавал костюмнарына киенеп чынбарлыкны әкияткә әверелдерәләр.
Бөтен хезмәткәрләр тырышлыгы белән әзерләнгән бәйрәм тамашасы балаларны сөендерде. Кыш бабай белән кар кызы алып килгән бүләкләр аларны дөньяда күңелле мизгелләрнең күбрәк булуына ышандырды.
Кыш-могҗизалар вакыты!
Балалар Яңа ел алдыннан тылсым һәм могҗизалар көтәләр.
Бүген бу могҗизаны балаларыбызга бүләк иттеләр
Audio Master - Автозвук студиясе, HONDA CLUB Kazan һәм "Глобал күпере" ҖЧҖ.
Балаларга чын тылсым бәйрәме оештырдылар.
Балалар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән уйнадылар.
Балаларны тәмле һәм татлы мамык белән сыйладылар. Ә бәйрәм ахырында балаларны урамда башлап җибәрелгән матур фейерверк белән шаккатырдылар.
Балаларга бик күп бүләкләр алып килделәр, һәр тәрбияләнүче татлы пакетлар һәм пирожное алды.
Кунакларга бүләк ителгән хис-тойгылар, тәрбияләнүчеләребез күзләрендә бәхет һәм шатлык өчен зур рәхмәт әйтәсе килә.
«Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр «Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү» конкурсында катнаштылар. Безнең кар сыннары һәм бизәлгән чыршылар бик матур килеп чыкты. Алар безгә Яңа Ел кәефе бүләк итәләр. Барыгызны да якынлашып килүче 2022 ел белән котлыйбыз!.