"Оста куллар" түгәрәге программасын тормышка ашыру кысаларында тәрбияче Бәшәрова Р.С. җитәкчелегендә приютта түгәрәк үткәрелә.Түгәрәккә балалар бик теләп йөриләр.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар "Күңелле палитра" түгәрәгендә шөгыльләнәләр. Үткән дәрестә без пластинография ысулы белән "Матрешка" лар ясадык. Матрешкалар бик матур килеп чыкты.Балалар үз эшләрен портфолиога куйдылар. Алар үз эшләрен кунакларга, әти-әниләренә күрсәтергә телиләр.
Без барыбыз да беләбез, балалар өчен ата-аналардан якынрак кеше юк. Бу кешеләр аны тормыштан озаталар, барысын да өйрәтәләр, булышалар һәм саклыйлар. Шуңа күрә календарьда "Әтиләр көне"кебек искиткеч бәйрәм барлыкка килде.
Безнең приютта да әлеге бәйрәмгә багышланган чаралар узды: балалар табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр, әтиләр ролендә булдылар, "балыкчы әти", "Иң җитез", "иң көчле"конкурсларында катнаштылар. Ә соңыннан балалар үзләренең яраткан әтиләренә открыткалар ясадылар.
Иске Икшермә авылында урнашкан «Тургай» приютында тәрбияләнүче балалар шушы авылда яшәүче ветераннарнын өйләренә бардылар. Балаларны ветераннар бик җылы каршы алдылар. Балалар ветераннарга өй эшләрендә булыштылар.Ә соңыннан үзләренең куллары белән ясаган бүләкләрне тапшырдылар.Ветераннарның йөзендә нур балкыды. Бу шатлык нурлары иде.
Патриотик тәрбия программасын тормышка ашыру кысаларында без приютта тәрбияләнүчеләр белән "Минем гаиләм"рәсем конкурсы үткәрдек. Конкурста барлык балалар да катнаша.
2022 елның 13 сентябрендә «Тургай «балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Попечительләр советы утырышы узды.
10 сентябрьдәприют "Тургай" безнең районда 19 тапкыр уздырыла торган" Кабак бәйрәмендэ" катнаштылар.
Фестивальдә ашкабактан бәлеш, кабак һәм дөге бәлеше, кабактан варенье, кабактан ясалган салат, кабактан ясалган ашкабак, канапе, кабак согы кебек ризыклар тәкъдим ителде.
Бәйрәм кунакларына безнең ризыклар бик ошады һәм барысы да бик канәгать калды.
8 сентябрьдә Яр Чаллыда "Робинзон"республика хәрби-патриотик слеты узды.
Слет өч этапта үткәрелде:
1 этап – интеллектуаль-танып белү;
2 этап-хәрби-спорт полосасы;
3 этап – музыкаль пасс.
Саба муниципаль районының "Тургай" приютының "Ялкын" командасы жюри әгъзалары тарафыннан иҗади номерда күңелле чыгышлары өчен аерым билгеләп үтелде һәм бүләкләр белән бүләкләнде.
3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу вакыйга Бесландагы 2004-нче елда булган фаҗигага туры килә. Бесландагы фаҗигале вакыйгалар бөтен дөньяны тетрәтте һәм киң җәмәгатьчелек резонансы булды. Террорчылыкка каршы көрәш бүгенге көндә дәүләтебезнең иң мөһим бурычларыннан берсе дип әйтергә була.
Балалар белән «Террорга каршы бергә»дигән акция үткәрделәр.
«Тургай» приютында балалар хәрәкәтле уеннар белән шөгыльләнәләр. Яхшы һава торышы-саф һавада хәрәкәтчән уеннар өчен менә дигән вакыт. Җәй көне хәрәкәтчән уеннар баланың физик, эмоциональ, социаль һәм интеллектуаль үсешенә ярдәм итә. Урамдагы уеннар эрудицияне, җитезлекне һәм командада эшли белүне үстерергә ярдәм итә.