17 ноябрь көнне Тимершык мәдәният йортында " Ак теләкләр, ак юл сезгә! солдатны озату". Егетләр хәрби хезмәткә китте.Барлык катнашучылар да бәхетле юл теләделәр! Җыр-бию белән үрелеп барган бәйрәм солдатларның хәтерендә озак сакланыр.
Кече Шыңар мәдәният йортында "Ак калфак" клубы әгъзаларының чираттагы дәресе - "самавыр сәгатенә чакырабыз, сезне"фольклор утырулары булып узды. Түгәрәк өстәл артында утырдык, җырлар җырладык, яшьлекне искә төшердек, утырулар күңел бәйрәме кебек иде. Һәр авылда, һәр авылда үз утырмалары булды. Яшьләр үзләрен күрсәтер өчен, башкаларга карарга, такмак белән ташланырга, шаярып-көлеп ярышырга җыенганнар. Бик җылы, күңелле очрашуыбыз булды.
Экологик бәйрәм-Песнәк көне Россиядә моннан берничә ел элек барлыкка килгән. Бу көнне илнең төрле торак пунктларында яшәүчеләр " кышкы кунаклар»н каршы алырга әзерләнә. Бу бәйрәм уңаеннан 13 ноябрь көнне Урта авыл клубында " Синичкин көне»үткәрелде. Балалар бу бәйрәмне күңелле викторина белән каршы алдылар. "Синички" һәм "Снегири" командалары кышлаучы кошларны искә төшерделәр, алар турында табышмаклар чиштеләр, халык сынамышларын искә төшерделәр, уеннар уйнадылар. Шулай ук Шеңшке авылы китапханәчесе «кошлар дөньясы " дигән китапларга күзәтү үткәрде.
31 октябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре "Ак калфак" клубы әгъзалары белән берлектә "Ачык сандык янында" дип исемләнгән фольклор кичәсе үткәрделәр. Балалар әбиләрнең сандыкларында саклануы турында зур кызыксыну белән тыңладылар. Кичәдә кадерле кунаклар табышмаклар, мәкальләр, тизәйткечләр, бишек җырлары белән таныштылар. Әби-бабаларыбыз уйнаган "Йөзек салыш", "Кол сугыш" уеннарыннан башка узмады.
30 октябрь көнне район мәдәният йортында "Әллүкиле көй" балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре катнашында бәйрәм концерты булды. Аерым рәхмәт сүзләрен мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидаил улы җиткерде. Чара бер сулышта, җылы дустанә атмосферада узды. Һәр тамашачы үзе белән уңай һәм яхшы кәефнең бер өлешен алып китте.
28 октябрь көнне, «КАМАЗ» Мәдәният сараенда, «Кама башы»милли мәдәният төбәк фестиваленең конкурс программасы узды. Чара Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның үзенчәлекле мәдәниятен саклау һәм үстерү максатларында үткәрелә. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Нәфис уку», «Фольклор-йола куелышлары» һәм «Милли костюм»номинацияләрендә көч сынашты.
Мичәнбаш авыл клубында "Убырлы карчыкта кунакта"дип исемләнгән күңел ачу кичәсе булып узды. Әлеге чараның максаты-Убырлы карчыкның тискәре генә түгел, ә тылсымлы әкиятләрнең уңай персонажы да булуын исбатлау. Балалар күңелле уеннарда актив катнаштылар, җырлар җырладылар, табышмаклар чиштеләр. Убырлы карчык балаларны тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйлады.
Өч Нарат авыл клубында, Арташ мәдәният йорты һәм Сабабаш авыл клубы үзешчәннәренең "Йолдызлар балкышы, моңнар агышы"дип исемләнгән концерты булып узды. Концертта халык һәм заманча көйләр яңгырады, күңелле биюләр биеделәр. Тамашачылар барлык артистларны да бик җылы кабул иттеләр.
Бильярд яратучылар көне 24 октябрьдә билгеләп үтелә. Бильярд - ул җитезлекне, хәрәкәтләрне координацияләүне һәм тактик фикерләүне үстерә торган мавыктыргыч интеллектуаль уен. Шул максат белән Югары Шытсу мәдәният йортында "бильярд яратучылар"турниры узды. Монда яхшы уен гына түгел, ә атмосфера, фикердәшләр белән аралашу да мөһим. Ярышларда катнашучылар канәгатьләнү һәм күңел күтәренкелеге алдылар. Шулай ук "Фикердәш" клуб берләшмәсе әгъзалары белән аэробика буенча дәрес узды.
17 октябрь көнне, Өтернәс авыл клубында, "Сәламәт тәндә-сәламәт рух"дип исемләнгән спорт - уен программасы үткәрелде. "Шар шартла", "Финишка кадәр барып җит", "Мин иң җитез" бәйгеләре бик кызыклы үтте. Хатын-кызлар шулай ук кыршау һәм туп белән уеннарда бик теләп катнаштылар. Чара бик күңелле узды,уеннардан бөтен кеше күңел күтәренкелеге һәм энергия алды.