Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты

2019 елның 24 ноябре, якшәмбе

Кызыл Мишә авыл мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Авыл үзешчәннәренең һәр чыгышы тамашачыларның көчле алкышлары астында узды. Концертның икенче бүлегендә Ринат Миннебаевны Армиягә озаттылар. Авылның имам-хатыйбы Дамир Мөхәммәтҗанов Коръән укыды. Дуслары һәм туганнары аңа үзләренең изге теләкләрен теләделәр. Бәйрәм бик уңышлы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International