28 ноябрь көнне Татар авыл клубында китапханә белән берлектә балалар өчен «Театр – әкият территориясе» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. "Җанландырган китап геройлары "театр миниатюралары әзерләнде. Бүген балалар театрның тылсымлы дөньясына чумдылар,театрның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, аның төрләре һәм жанрлары турында белделәр. Театрның төп элементларының берсе – уен, шуңа күрә бу көнне төрле күренешләр, миниатюралар, уеннар уйналды. Төрле конкурсларда: «актерларның Разминкасы» пантомимнар һәм кечкенә миниатюралар күрсәттеләр. Йомгаклау этабы костюмнар күрсәтү булды.
28 ноябрь көнне Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Түбән Симет авыл клубында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты оештырдылар. Бәйрәм тантаналы һәм якты килеп чыкты. Әни булу бәхетен сынаган хатын-кызлар сәхнәдән яңгыраган дулкынландыргыч сүзләргә лаек булды. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар – балалар һәм өлкәннәр үзләренең матур чыгышлары белән сөендерделәр.Тамашачылар барлык катнашучыларга матур кичә өчен рәхмәт белдерделәр.
28 ноябрь көнне Тимершык мәдәният йортында китапханә белән берлектә Әниләр көненә багышланган "әнкәйдә тормыш яме"дип исемләнгән бәйрәм концерты оештырылды. Концертта Сабай, Мингәр, к. Мишә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгыш ясады. Концерт программасы музыкаль номерларга бай иде. Соңыннан чәй эчү оештырылды.
27 ноябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында әниләр көне уңаеннан “Ак күңелле әниләр” дип аталган бәйрәм концерты булды. Котлау сүзе белән Олы Шыңар авыл җирлегеннән, Олы Шыңар урта мәктәбе вәкилләре, мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясады. Концерт программасы җырлы, биюле чыгышларга, күңелгә үтеп керүче шигъри тәлгәшләргә бай булды. Залда утыручы әниләргә иң матур теләкләр булып яңгырады алар.
27 нче ноябрь көнне район балалар китапханәсендә "Любознайки" клуб берләшмәсе өчен "Иң кадерле, иң яраткан-син ул бер генә" дип исемләнгән Әниләр көненә багышланган әдәби сәгать үткәрелде.
23 ноябрь көнне, Кече Шыңар мәдәният йортында ,әниләр көне уңаеннан, "Нур" халык театры Раилә Мөхсинованың "Кайнар токмачлы аш" спектаклен сәхнәләштерде. Халык яратып өлгергән яшь артистларыбыз тамашачыны көлдерде дә, уйланырга да мәҗбүр итте. Спектакль бик күңелле килеп чыкты, тамашачыларның кайнар алкышлары - шуның дәлиле.
Кызыл Мишә авыл мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Авыл үзешчәннәренең һәр чыгышы тамашачыларның көчле алкышлары астында узды. Концертның икенче бүлегендә Ринат Миннебаевны Армиягә озаттылар. Авылның имам-хатыйбы Дамир Мөхәммәтҗанов Коръән укыды. Дуслары һәм туганнары аңа үзләренең изге теләкләрен теләделәр. Бәйрәм бик уңышлы узды.
Бүген 20 нче ноябрь көнне Саба район үзәк китапханәсе Шәүкәт Биктимеров исемендәге район мәдәният йорты белән берлектә “Китап бәйрәме” – әдәби кичәсен оештырды. Чарада Казаннан махсус кунаклар Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Газинур Морат, ”Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррир урынбасарлары Габделбар Ризванов һәм Зөлфия Халиуллиналар,Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт катнаштылар. “Казан нуры” ансамбле баянчысы Булат Хисмәтов үзенең моңлы койләрен тамашачыга җиткерде. Шулай ук чарада IX Дөньякүләм “Әдәби марафон"да катнашкан финалистларны тәбрикләп истәлекле бүләкләр тапшырылды. Инде икенче ел рәттән узучы II Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесенә дә йомгак ясалды.
Авылыбызда каз өмэсе. Көз-кыш айлары, җәй карап үстерелгэн урдәк, казларны суя торган вакыт. 19 ноябрь көнне "Мизгел"фольклор ансамбеленә йөрүче Хазиева Сәрия апанын гаиләсендә каз өмэсе булып үтте. Бөтен шартына китереп " Мизгел" Фольклор ансамбеленә йөрүче өлкәннәребез белән казлар чистарттык. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.
16 ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, Сабабаш авыл клубы белән берлектә, «Җырлап яшик»дип исемләнгән концерт программасы оештырдылар. Концертка кадәр Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин А. Х. чыгышы белән халык җыены булды.
Якынлашып килүче " Әниләр көне» уңаеннан Сабабаш авылында концерт белән чыгыш ясарга булдык. Әни турында чиксез һәм бары тик иң яхшы сүзләр генә әйтергә була. Әни-ул безнең тормыш чыганагы, безнең фәрештә саклаучы. Әни безне барлык өстенлекләр һәм кимчелекләр белән ярата.Әни исән чакта-без балалар. Ул безне кояш кебек җылыта, үсәргә ярдәм итә. Сабыйның беренче сүзе-әни. Дөньяның барлык телләрендә дә ул бертөрле яңгырый, чөнки Әни дөньяда булган иң изге һәм яраткан кеше.
Авыл халкы безне бик җылы кабул итте. Без халык җырлары, заманча җырлар башкардык. "Үзбәк һәм татар" биюләре биедек. Шигырьләр сөйләдек.Һәм, әлбәттә инде, безнең фольклор коллектив җыр-бию белән чыгыш ясады.