" Йөрәк җылысы " - инвалидларга ярдәм итү

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

3 декабрь көнне, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, инвалидларның өйләренә барып хәлләрен белештеләр.Инвалидлар декадасы-мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында җәмгыятькә тагын бер тапкыр искәртү. Һәр кеше игътибарлылык һәм кайгыртучанлык күрсәтә ала. Билгеле булганча, инвалидларның проблемасы бер,ул-аралашу җитмәү. Лесхоз бистәсендә дә инвалид кешеләр бар, аларга мораль ярдәм, игътибар һәм җылы сүз кирәк. Без коллективыбыз белән Рафис, Анна, Чулпан  янына бардык, аларга бүләкләр тапшырдык. Безнең аралашу җылы дустанә мөнәсәбәттә, чәй табыны артында узды. Без яңалыклар белән уртаклаштык, бер-беребезнең уңышларына куандык. Бу күркәм традиция алга таба да дәвам итәр, дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International