Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Өч Нарат һәм Иске Икшермә авылларыннан "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршрутында катнашучылар кунак булды. Алар өчен күңелле экскурсия үткәрелде, катнашучылар үзләре кызыксындырган сорауларны бирделәр, экспонатлар тарихы белән якыннанрак таныштылар.
1 август көнне Иштуган авыл китапханәсе балалар өчен "Журналлар-дөньяга тәрәзә" исемле вакытлы матбугат көне үткәрде.
1 август көнне Килдебәк авыл китапханәсе мөдире, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, «Тарих битләре»дигән экскурсия-әңгәмә үткәрде.
1 август көнне Курсабаш авыл китапханәсендә "Кечкенә дусларыбыз" дигән игелеклелек дәресе үткәрелде.
Мәгълүмат. Мәгълүмати грамоталылык... Мәгълүмати культураның мөһим компонентлары булып мәгълүмати күзаллау һәм мәгълүмати грамоталылык тора. Мәгълүмати грамоталылык дигәндә түбәндәгеләр өчен таләп ителә торган белемнәрнең һәм күнекмәләрнең булуы аңлашыла: билгеле бер биремне үтәү яисә проблеманы хәл итү өчен кирәкле мәгълүматны дөрес идентификацияләү; мәгълүматны нәтиҗәле эзләү стратегиясен эшләү; мәгълүматны оештыру һәм яңадан оештыру.
Хәзерге вакытта Украина территориясендә барган хәрби гамәлләр безнең һәрберебездә патриотлык хисен көчәйтте, безне тагын да ныграк берләштерде. Ватанпәрвәрлек, туган як геройлары өчен горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан, 1 август көнне Олы Нырты авыл китапханәсендә "Үз геройларыбыз - якташларыбыз" дигән түгәрәк өстәл үткәрелде.
1 август көнне Россия флагы көне уңаеннан Иске Икшермә авыл китапханәчесе "Ил флагы турында мин нәрсә беләм! " дигән темага әңгәмә-викторина үткәрде.
Мишәбаш мәдәният йорты территориясендә Югары Симет, Иске Мичән, Тимершык һәм Кызыл Мишә мәдәният йортлары хезмәткәрләре тарафыннан "Дуслар җыелган җирдә"дигән урам концерты оештырылды. Концерт программасы бик күп төрле иде. Тамашачылар концерт программасыннан энергия алдылар, чын күңелдән ял иттеләр, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерделәр.
Шекше авылында татар эстрада җырчылары Зинира һәм Ризат Рамазановларның иҗат төркеме концерты өчен видеоматериал һәм клип төшерелде. Ризат Ринат улының балачагын уйнаган төп герой Ильяс Хуҗин һәм аның Шекше мәдәният йортының «Бөрлегән» балалар фольклор коллективының кече төркеменнән иптәшләре булды, рольләрдә авылның актив үзешчәннәре катнашты. Танылган якташларыбыз белән эшләү балалар өчен иҗади тормышны танып белүдә үрнәк һәм тәҗрибә булды.
Концертлар һәрвакыт кызыклы: бу авыл халкы белән аралашу мөмкинлеге дә, шулай ук үзеңнең иҗади сәләтләреңне күрсәтү мөмкинлеге дә. Бүген Өтернәс авылы клубы янында «Җәйге җылы, җырлы кич» җәйге урам концерты узды. Шәмәрдән мәдәният йорты, "Акварель" халык хореография коллективы үзешчәннәренең, мәдәният хезмәткәрләренең концерт номерлары (җит. Хуҗин А.И.), Эзмә, Кызыл Мишә авыл мәдәният йортлары җырчыларының кайнар хисләре һәм матур башкарулары белән сокланды. Концерт бай эчтәлекле, төрле-төрле, якты һәм күңелле булды! Тамашачылар уеннарда рәхәтләнеп катнаштылар, ял иттеләр, җырладылар, көлештеләр, артистларны көчле алкышлар белән хупладылар. Концерт ахырында авыл халкы артистларга уңай эмоцияләр өчен рәхмәт белдерде һәм яңа иҗади уңышлар теләде.